Район хуҗалыкларында
9-02-2017, 08:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 232 | Комм.: 0
Шушы көннәрдә “Алга” хуҗалыгында 2016 ел йомгаклары буенча отчет җыелышы үтте. Анда муниципаль район хакимияте башлыгы вазифасын башкаручы Г.Ф.Крюков, район авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы профкомы рәисе Р.Н.Хаҗиев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты, “Базы” хуҗалыгы рәисе В.В.Соколов һәм кооператив-колхозлар рәисләре катнашты. Җыелышта “Алга” хуҗалыгының 2016 елдагы җитештерү-финанс эшчәнлегенә йомгак ясалды һәм агымдагы елга планнар билгеләнде. Чараны ачып, кооператив рәисе Р.Р.Гайсин отчет доклады белән чыгыш ясады. Ул терлекчелектәге һәм басучылыктагы күрсәткечләр турында сөйләде. Көн кадагындагы икенче мәсьәлә буенча хуҗалыкның ревизоры Р.М.Йосыпова чыгышы тыңланды. Артабан хуҗалыкның баш бухгалтеры Л.Р.Маннанова 2016 елдагы керемнәр һәм чыгымнар, хуҗалык итүдән алынган табыш турында сөйләде. Җитештерү-финанс планын раслау мәсьәләсе буенча колхозның баш экономисты Г.Ф.Шәехова чыгыш ясады, артабан башка көнүзәк мәсьәләләр дә тикшерелде.
Чыгышлар тәмамлангач, “Алга” кооперативының иң алдынгы хезмәткәрләренә акчалата премияләр һәм кыймәтле бүләкләр тапшырылды.
Чыгышлар тәмамлангач, “Алга” кооперативының иң алдынгы хезмәткәрләренә акчалата премияләр һәм кыймәтле бүләкләр тапшырылды.
А.Мәгалимова,
яшьләр эшләре буенча белгеч.
яшьләр эшләре буенча белгеч.
Похожие новости:
-
01.03.2016: Район яңалыклары
Тормыш ямен тоеп, эшебезне сөеп, зур дәрт белән янып яшик без!
-
06.02.2016: Муниципаль район хакимиятендә
Хуҗалык елы нәтиҗәләрен барлап
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Финанс мөмкинлекләре чикләнгәндә
-
14.02.2015: Район яңалыклары
Эшкә бирсәң чын күңел нәтиҗәсе тиз күренер
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы