Хуҗалык елы нәтиҗәләрен барлап
6-02-2016, 09:39 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 379 | Комм.: 0
“Волга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы әгъзалары да үткән елны уңышлы гына тәмамлады, 2016 елны күтәренке рухта башлап җибәрде. Гомум җыелышка да кооператив әгъзалары дәррәү килде.
Тәүге көн тәртибендә хуҗалыкка яңа әгъзалар кабул итү, үз теләге белән эштән китеп, хуҗалык әгъзалыгыннан чыгучыларның гаризалары тәсдыйкъ ителде. Хуҗалык рәисе Азат Габит улы Сөләйманов кооператив идарәсенең 2015 елда башкарган эшләренә отчет доклады белән чыгыш ясады. Аннан соң күзәтү комиссиясе рәисе урынбасары Гөлнара Вәли кызы Әбүбакирова комиссиянең эшчәнлеге турында сөйләде.
Кооператив рәисе доклады буенча фикер алышуларда баш белгечләр, идарә әгъзалары катнашты. Баш ветеринария табибы Сәгыйть Сәяхетдин улы Шәйхетдинов, баш инженер Финат Вәсим улы Сәетов, баш энергетик Ирек Исламгәрәй улы Рамазанов һәркайсы үзе эшләгән тармак эшчәнлеге буенча башкарылганнарга тукталды, быелга билгеләнгән планнары турында әйтеп узды, уй-максатлары белән уртаклашты. Социаль мәсьәләләр Яңа Балтач авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Вазих Фаил улы Ихсанов чыгышында күтәрелде.
Хуҗалыкның еллык отчетын һәм утырышлар карарларын тәсдыйкъ итү буенча сүзне баш бухгалтер Флүзә Әнвәр кызы Мөгалимова алды, оештыру (учредительный) доку-ментларга үзгәрешләр кертү турында да, 2015 елга поставщик-сатучылар һәм сатып алучылар белән төзелгән килешүләрне тәсдыйкъ итү турында әйтте, хезмәткә түләү турындагы положениене дә тәфсилләп аңлатты ул.
Җыелыш соңында алдынгыларга бүләкләр тапшырылды.
(Волгалылар эшчәнлеге турындагы язмалар белән гәзибезнең алдагы саннарында таныштырырбыз).
Похожие новости:
-
04.02.2016: Муниципаль район хакимиятендә
Ышанычлы адымнар белән үсеш юлыннан
-
07.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Нәтиҗәле эшчәнлек өчен
-
26.02.2015: Район яңалыклары
Эшләгәннең кадерен беләләр
-
14.02.2015: Район яңалыклары
Эшкә бирсәң чын күңел нәтиҗәсе тиз күренер
-
10.02.2015: Район яңалыклары
Победалыларның ышанычлы адымнары