» » Бердәм булыйк, тату яшик

Бердәм булыйк, тату яшик

11-02-2017, 08:53 | Район яңалыклары | Просмотров: 278 | Комм.: 0
Бердәм булыйк, тату яшик
Соңгы елларда авылларның кайберләрендә клублар, мәдәният йортлары эшләми, дигән моңзар ишетергә туры килә. Ә бит авылда мәктәп белән клуб булмаса, яшьләр туган якларында калмыйлар, шәһәргә китү ягын карыйлар. Тик шунысын да онытмаска кирәк: авыллардагы мәдәният йортлары гөрләп эшләсен өчен анда яшәүчеләр үзләре дә актив булырга тиеш. Шул вакытта гына концертлары да булыр, кичәләре дә…
Районыбызның Яңа Балтач авыл биләмәсе авылларында мәктәп, мәдәният йорты, мәчет, спорт залы, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге һәрвакыт эшли, беркайчан да ябылып торганы юк. Дини чаралар, юбилярларны, үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү кичәләре, волейбол һәм шахмат ярышлары уздыру, милли бәйрәмнәрдә күмәкләшеп күңел ачу, концертлар кую, барысы да мәдәният хезмәткәрләре, башлап йөрүчеләр көче белән оештырыла. Ә аларга ялкын өстәп торучы – Ленин исемендәге, “Волга” авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре Илфир Зарипов һәм Азат Сөләйманов, Яңа Балтач авыл Советы хакимияте башлыгы Вазих Ихсанов һәм мәдәният йорты җитәкчеләре Флүзә Ханова, Рима Гайнанова, белгечләр Резеда Хәмәтьярова, Тәгъзимә Мөхәммәтдиновалар. Күптән түгел Яңа Балтач авыл мәдәният йортында үткән “Талантларның мең төсе” дип аталган үзешчәннәрнең иҗат бәйгесе дә тамашачылар күңелендә озак сакланыр. Бу кичне җылы, матур итеп әзерләнгән концерт карап хозурлану белән беррәттән кул эшләре белән дә таны-шырга мөмкин иде. Күргәзмәне оештыручы – китапханәче Раушания Гәрәева бу төбәктә яшәүче чигү, бәйләү, сәйләннәрдән чәчәкләр ясау осталары белән таныштырды. Айгөл Хаҗиева, Илмира Ихсанова, Гүзәлия Хәбированың иҗади җимешләре һәркемне сокландырды. Аннан концерт башланды. Башта ул “тоныграк” барган кебек тоелса да, тора-бара сәхнәдәге тама-ша кызганнан-кызды. Шунысы игътибарга лаек: биләмәгә караган 9 авылның берсе генә дә читтә калмаган. Ә аларның барысын бергә туплап уртак концерт оештыру – искиткеч зур хезмәт. Яшьләр генә түгел, өлкән яшьтәгеләр, бала-лар да үз талантларын күрсәтте ул кичне. Радик Шәймөхәммәтов җитәкләгән ирләр вокал ансамбленең чыгышы алкышларга күмелде. Соң шулай булмыйча, ир-егетләр сәхнәгә бик сирәк чыга бит. Ә бәлки аларга концертны алып баручы Светлана Гайнанова һәм Денис Мансуров та батырлык өстәгәндер. Бу матур пар залда утыручыларны балачак, яшьлек еллары-на алып кайтып, кино илендә сәяхәттә “озатып йөрде”.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)

Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: