Туган ягым минем, газиз җирем, Шундый иркен синдә сулавы
3-03-2016, 09:41 | Район яңалыклары | Просмотров: 454 | Комм.: 0
Яңа Балтач мәдәният йортына килеп керү белән игътибарны оста куллар күргәзмәсе җәлеп итте. Күз явын алырдай, чын сәнгать әсәре булырдай эшләр байтак монда.
Күргәзмәнең хуҗабикәсе – китапханәче Раушания Гәрәева барчасы белән таныштыра, кызыксынучыларның сорау-ларына җавап бирә, авыл уңганнарының исемнәрен атап үтә. Кул эшенә маһирлар арасында төрле буын вәкилләре бар. “Кызлар кулы гөл коя” бүлегендә тегү, чигү, бәйләм әйберләр урын алган. Яңа Балтачтан Фәйрүзә Умырбаеваның уңганлыгы таң калдыра. Ул сөлге, мендәр тышлары, кульяулыклар чиккән, бәйләм бәйләргә дә оста үзе. Гүзәлия Хәбирова да җылы тапочкалар, тылсымлы энәләр белән хәтта чәчәк-гөлләр дә бәйли икән. Күргәзмәдә иң актив катнашучы хатын-кызлар Яңа Каръяуды авылыннан булуы күренде. Зәйтүнә Мансурова, Алина Әхмәтханова, Эльза Әхмәтханова, Илсөяр Әһәдуллинаның кул эшләре гүзәллек үрнәге иде. Күргәзмәнең “Авылымның күренекле кешеләре” дигән бүлеге аеруча кызыксыну тудырды.
Авыл үзешчәннәренең чыгышы сән-гатьле сөйләмнән башланды. Сәхнәдә шәһәрчә киенгән, кулына чемодан тоткан ир пәйда булды, ул тирә-юньне сокланып күзәтә-күзәтә хисләнеп кайчандыр яшьлек эзләре калган ялан-кырларны сагынып сөйли. Аның сүзләрен ишетеп, бирелеп тыңлый. Шигырь укылып бетүгә ул: “Афәрин, абый, афәрин! Шулкадәр матур укыдыгыз. Сез кем, берәр ар-тистмы әллә? Артист булсагыз, нинди бәхет. Бүген авылыбызда концерт була, сезнең чыгышыгыз аңа ямь өстәячәк”, –дип кызыксына. “Юк! Мин нинди артист булыйм, ди. Шушы авылда туып, дистә еллар кайта алмый йөргән, сагынудан күңеле әрнегән бер бәхетсез бәндә мин”, – дип җаваплый юлаучы.
Менә шундый кичерешле сүзләр белән алып баручылар Денис Мансуров һәм Светлана Гайнанова тамашачы күңелен беренче чыгыштан ук үзенә буйсындырды. Хор чыгышы “Туган як” һәм “Чакмагышым” җырларын башкарды.
Туган як темасын берничә ел элек кенә авылына кайтып яши башлаган Роза Галиева дәвам итте: үзе язган җырны үзе үк гармунда уйнап башкарды. “Өнсә авылы көен” дә ишеттерде ул. Тәгъзимә Мөхәммәтдинова белән Резеда Хәмәдиярова дуэты – “Сандугач”, Резеда үзе генә чыгып – “Иртәдә генәй торсам”, Ринат Әбдиев – “Кичер мине, әнкәй, гафу ит”, Миләүшә Усманова – “Кайда син, гармун”, Гөлнара Әнвәрова – “Ак розалар”, гаилә ансамбле апа-сеңелләр – Юлия, Миләүшә – “Якын дусларсыз калмыйк”, Нияз Әбдиев башкаруында башкорт халык җыры “Уралым” яңгырады. Һәр җырчы максатка иреште, үз тамашачысын тапты.
Айгиз Хөсәеновның чыгышы аеруча яратып кабул ителде. Ул Яңа Каръяуды авылында туып үскән. Мәктәп елларыннан башлап, җыр-моңны үз итеп, күп бәйге-ярышларның дипломанты булган. Күптән түгел күренекле якташыбыз Касыйм Йосыпов призына “Туган моңнар” дип исемләнгән регионара конкурста катнашып, өченче урынга лаек булды. Милләтебезнең асыл энҗеләре — халык җырларын пропагандалаучы буларак та ихтирамга лаек ул. Бәйгегә татар халкының “Дим-дим” һәм “Яшисе килә” җырларын тәкъдим итте.
(Дәвамын безнең гәзит битләрендә укый аласыз)
Әзерләде: Зифа Галиева
Похожие новости:
-
13.02.2016: Район яңалыклары
Авылымда минем җанга рәхәт татлы моң бар, Туган җирдә бөтен гомерем, бәхетем минем
-
09.02.2016: Район яңалыклары
Шушы җирдә булмышыбыз, монда безнең тамырлар
-
06.02.2016: Район яңалыклары
Тозлыкушлылар башлап җибәрде
-
26.02.2015: Район яңалыклары
Туган якка мәхәббәтне сәнгать аша чагылдырып
-
21.02.2015: Район яңалыклары
Туган ягым – моң төягем, бишегем, газиз җирем…