» » Бу дөньяда җырсыз-моңсыз яшәүләре мөмкин түгел

Бу дөньяда җырсыз-моңсыз яшәүләре мөмкин түгел

7-02-2017, 09:40 | Район яңалыклары | Просмотров: 278 | Комм.: 0
Бу дөньяда җырсыз-моңсыз яшәүләре мөмкин түгел
Февраль аен район үзешчәннәре дулкынланып көтеп алды. Авыл клубларында күңелле ыгы-зыгы, тынгысыз репетицияләр мәле — һәр коллектив тамашачысы алдында сынау тотарга әзерләнә. Быелгы үзешчәннәр бәйгесе Русия киносы елына багышланды һәм “Талантларның мең төсе” исеме астында үтә. Халык иҗаты фестивален җирәбә буенча Чакмагыш авыл биләмәсе үзешчәннәре башлап җибәрде.
Тәүдә тамашачыларны район сәнгать мәктәбе пре-подавательләрен берләштергән уен кораллары ансамбле әгъзалары дәртле көйләре белән кар-
шылады. Фойеда кул эшләре осталары күргәзмәсе оештырылган иде. Район үзәге китапханәсе хезмәткәре Алсу Гәрәева иҗат иткән картиналарга сокланмаган кеше калмагандыр, мөгаен. Һәркемнең игътибарын Балалар иҗат үзәге тәкъдим иткән кино геройлары җәлеп итте. Район музее хезмәткәрләре куйган стенд тулысынча Кино елына багышланган иде. Материалларны туплауда мәдәният хезмәткәрләре ярдәм иткән.
Тәүдә Томилла Алтынбаеваның “Россия” җыры белән ачылды. Төрле милләт вәкилләре киемендәге яшьләр һәм район сәнгать мәктәбе балалары бию хәрәкәтләре белән милләтләр дуслыгын символлаштырды. Үзешчәннәр бәйгесе тантаналы шартларда ачылды. Тәүге сүз муниципаль район хаки-
миятенең мәдәният бүлеге начальнигы Руслан Хәдис улы Фазлыевка бирелде. Районның мәдәни тормышы, талантларны эзләп табу, үстерү, осталыкларын арттыруда бәйгеләр оештыруның бик тә әһәмиятле булуын, бу җәһәттән районда игътибарга лаек эшләр башкарылуын билгеләде, залдагыларны җыр-моң бәйрәме белән тәбрикләде, үзешчәннәргә уңышлар теләде.
Бәйге хатын-кызларның вокал ансамбле башкарган кинодан алынган җыр белән дәвам итте. Гөлнара Шәймиева җитәкләгән төркем чыгыш ясады, алар репертуарга татар халык җырын алган. Концерт барышында Гүзәл Табишева, Гөлнара Шәймиева, Кадхинур Муллаянов, Айсылу Такиянузова, Радик Шәймөхәммәтов, Элина Гәрәева, Лида Галиева, Ленар Шәймөхәммәтов моңын залга таратты, һәркайсы үз тавышына бара торган җырлар сайлап, “Иң матур тавышлы җырчы” исеменә дәгъвә иттеләр.
Ир-егетләр вокал төркеме татар халык җырларын ифрат дәртле, үзенчәлекле итеп башкарып тамашачыларның көчле алкышлавына күмелде. Әлбәттә, алкышларны төркем җитәкчесе Гүзәл Табишеваның иҗади уңышы дип кабул итәргә кирәк. Чакмагыш механика заводы ветераннарын берләштергән рус вокал төркеме башкарган казак халкының “Как за Доном” җыры белән һәрвакыттагыча тамашачыларны сокландырды.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: