» » Бәхетле балачак илендә

Бәхетле балачак илендә

4-06-2016, 09:17 | Район яңалыклары | Просмотров: 404 | Комм.: 0
Бәхетле балачак илендә
1 июнь көнне район мәдәният йортында Бөтендөнья балаларны яклау көненә багышлап күңелле чара – зур бәйрәм оештырылды.
Район үзәгендә урнашкан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, мәктәп һәм гимназия укучылары, аларның әти-әниләре, картәти-картәниләре, туганнары, дуслары әлеге тантанага җыелды.
Иң башта мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм Балалар иҗат үзәгендә шөгыльләнүчеләр Г. Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен “заманча” сәхнәләштереп, балаларга күңелле ял ми-нутлары бүләк иттеләр, чыгышлары аша туган табигатебезне, елга-күлләрне, урман-кырларны кадерләп-саклап тотарга чакырдылар. Денис Мансуров бөек шагыйрь Габдулла Тукай ролендә залда утыручы бәләкәч дусларына мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Су анасы (Гөлназ Сәлимова), Шүрәле (Фидан Бикмурзин), Шәвәли (Рәсим Батыргәрәев), Айсылу (Гөлнара Шәймиева), бик тә кызыклы, мавыктыргыч, көлкеле персонажлар булып, Г. Тукайның чын дусларына әверелделәр. Шагыйрьнең “Печән базары”, “Кәҗә белән Сарык” әкияте һәм “Эш беткәч, уйнарга ярый” әсәрләре буенча иҗат ителгән татарча мультфильмнар да балалар күңеленә хуш килде. Бәйрәм мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта дәвам итте. Биредә җыр-моң, күңелле биюләр берсе артыннан берсе кабатланып кына торды. Иң башта котлау сүзе белән муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф. Крюков чыгыш ясады, бирегә килгән барлык райондашларыбызны: олысын-кечесен җәйнең иң беренче һәм иң күңелле бәйрәме белән тәбрикләп, матур теләкләр җиткерде, һәркайсына ныклы дус-тату гаилә, бәхетле балачак, якты киләчәк теләде.
Район балалар модельле китапханәсеннән килгән Патшабикә-китап (китапханәче Алина Гарифуллина), клоуннар: Ириска (Зирина Арысланова) һәм Клепа (Илмира Шәфыйкова) китап сөюче яшь дуслары белән уен оештырып, кызыклы викторина сораулары тәкъдим иттеләр. Җәй айларында, 9 июньнән башлап, һәр атнаның пәнҗешәмбе көннәрендә район мәдәният йорты каршындагы мәйданчыкта 16дан сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр төрле кызыклы чаралар: конкурслар, викториналар, лото, пазллар белән уеннар, яңа китаплардан күргәзмәләр, кызыклы очрашулар оештырачаклар. Әлеге чарада да мәйданчыкта балалар өчен нәшер ителгән, иллюстрацияләр белән баетылган кызыклы, мавыктыргыч китаплардан күргәзмә тәкъдим ителде.
Балалар сәнгать мәктәбе (җитәкчеләре Р.Н. Нуриханова, Н.Д. Әшәрәпова) һәм Балалар иҗат үзәгенең бию коллективларының (җитәкчесе Э.Ә. Сәетгәрәева) биюләре, көчле ритмнары һәркемнең игътибарын җәлеп итте. Кечкенәләр Эльвина Солтанова, Рушана Кирамова, Азамат Нәбиев (җитәкчеләре Гүзәл Табишева), “Кояшкай” балалар коллективы (җитәкчесе Гөлнара Шәймиева), нәни генә булуларына карамастан, күңелле балачакка багышланган җырлары белән чараны тагын да җанландырдылар. Уенчыклар, шарлар тезелгән мәйданчыкта төрле уеннар оештырылды, һәр җирдә бәйрәм кәефе хакимлек итте.
Чараны Луиза Ишморатова белән Розалия Хафизова әзерләделәр һәм оештырдылар, музыкаль яктан Рудин Бәдретдинов, Урал Гатауллин, Хәтиф Хәбибрахманов бизәде, алып баручысы – Денис Мансуров.
Соңыннан балалар асфальтка матур-матур рәсемнәр төшерделәр. Аяз күк йөзе, якты кояш нурлары, бәхетле балачак чагыла иде ул рәсемнәрдә. Тормышыбыз да һәрвакыт шундый матур, тыныч булсын!

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: