» » Мәдәният яңалыклары

Мәдәният яңалыклары

26-03-2016, 14:59 | Төрлесеннән | Просмотров: 343 | Комм.: 0
Мәдәният яңалыклары
Язның тәүге ае күңелле бәйрәм чараларына аеруча бай. Шундый якты бәйрәмнәрнең берсе – Май чабу (Масленица) район үзәгендәге балалар модельле китапханәсендә бик күңелле үтте.
Анда Чакмагыш гимназиясенең 2 сыйныф укучылары катнашты. Бәйрәм дәвамында китапханәчеләр балаларны бу бәйрәмнең борынгы һәм заманча традицияләре белән таныштырдылар. Укучылар бәйрәмнең тарихы, бу көнне пешерелгән тәбик-мәк-коймаклар бәйрәм сые гына түгел, ә бәлки алтын кояш символы булуын да белделәр. Җанлы әңгәмә әлеге көн турындагы җырлар белән үрелеп барды, балалар бу хактагы такмакларны, халык мәкальләрен искә төшерделәр. Ә бәйрәмгә багышланган китап күргәзмәсе һәм мультимедия презентациясе үзләштерелгән яңа мәгълүматларга менә дигән өстәмә булды. Бәйрәм чарасында укучылар шулай күңелле уеннар, кызыклы шаяртулар белән Кышны озатып, Язсылуны каршы алды һәм кичә ахырында чәй табыны артында тәмле тәбикмәк-коймаклар белән сыйланды.

Ильмира Шәфыйкова.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: