Районда ниләр бар?
11-02-2017, 09:02 | Район яңалыклары | Просмотров: 262 | Комм.: 0
Шушы көннәрдә Каразирек авыл китапханәсендә “Башкорт ырулары тарихы. Ялдәк. 13-нче том” китабының премьерасы үтте. Бу фәнни басма шушы төбәктә яшәүче ялдәк ыруы вәкилләре тарихына багышланган. Анда бу ыру үсешенең төп этаплары тасвирланган, аларның тамырлары, охшашлык (идентичность) проблемаларына шактый урын бирелгән. Чарага килүче шушы ыру варислары ялдәк башкортлары яшәгән авылларда 1917 елда һәр йорт-ихатага кереп үткәрелгән исәп алу йомгаклары белән таныштылар, үз ата-бабалары, туганнарының исем-шәрифләрен эзләп табып, мәгълүматларны кызыксынып укыдылар. Үз нәсел тамырлары тарихы белән кызыксынучыларга бик фәһемле бүләк булды бу китап һәм аңа багышлап үткәрелгән чара.
* * *
Яңа Балтач авыл китапханәсендә шушы көннәрдә билгеләнгән Толерантлык көненә багышлап фәһемле әдәби-мәгълүмати чара үтте. Китапханәче Р.Гәрәева тәүдә балаларны бу истәлекле датаның тарихы белән таныштырды. “Без төрле, әмма без бергә” дигән күргәзмә өстәле әзерләнде. Балалар белән “Әйдәгез, дус булыйк, бер-беребезгә елмайыйк”, “Дус яшик” уеннары үткәрелде. Артабан О.Уайльдның “Мальчик-звезда”, С.Михалковның “Праздник непослушания”, В.Железниковның “Чучело” әдәби әсәрләре ярдәмендә толерантлык күренешләре белән якыннанрак таныштылар. Чара ахырында “Әйдәгез, бер-беребезне ярты сүздән аңлыйк” дигән электрон презентация карадылар. Дөньяда, Русиягә чиктәш булган илләрдә күзәтелгән сәяси хәлләрне исәпкә алганда, мондый милләтара, халыкара һәм кешеләр арасындагы дуслыкны, бер-береңә хөрмәт белән карауны пропагандалаган чараларның тәрбияви әһәмияте аеруча зур.
* * *
2 февральдә Русиянең Хәрби дан көннәренең берсе – 1943 елда Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне билгеләнде. Шушы уңайдан Аблай авыл китапханәсендә 9 сыйныф укучылары өчен “Тарихның данлы сәхифәләре” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Үсмерләр игътибарына “Даны калды туган илендә” дигән күргәзмә өстәле әзерләнде. Анда якташ язучыларның әдәби әсәрләре, документаль материаллары, авыл ветераннарына багышланган папкалар һәм альбомнар куелды. Китапханәче Р.Арсланова бу алышта катнашучылар, солдатлар һәм Сталинград шәһәрендә яшәүчеләр кичергән сынаулар һәм михнәтләр турында документаль фотолар, саннар һәм мәгълүматларны кулланып сөйләде, шушы шәһәрне азат итү өчен барган каты алышларда катнашкан авылдашлар турында җентекләп тасвирлады. Шулай ук район “Игенче” гәзитенең 2015 елгы 75нче санында авылдаш яугир Ф.Х.Идрисов турында дөнья күргән “Әтием истәлеген хөрмәтләп” мәкаләсен укып ишеттерде. Аны ветеранның кызы язган һәм шунда ук аның әтисенә багышланган шигыре дә урнаштырылган.
Д.Галиева,
китапханәче.

Похожие новости:
-
17.11.2016: Район яңалыклары
Сәламәтлегең – үз кулларыңда
-
22.10.2016: Район яңалыклары
Районда ниләр бар
-
28.07.2016: Район яңалыклары
Яңа китапның исем туе
-
22.10.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары
-
20.01.2015: Район яңалыклары
Район яңалыклары