Яңа китапның исем туе
28-07-2016, 10:37 | Район яңалыклары | Просмотров: 419 | Комм.: 0
14 июльдә Иске Калмаш авылында шушы авылда гомер кичерүче Шәрәфетдин бабай нәселе шәҗәрәсе турында «Исемнәре эзле тарихта» исемле китап дөнья күрүгә багышланган чаралар үтте.
Уфа шәһәрендә гомер кичерүче Резеда Шакированың исеме күпләргә таныштыр, мөгаен. Иске Калмашта туып үсеп, Башкортстан дәүләт университетында белем алганнан соң башкалада төпләнгән талант иясе әдәбият һәм журналистика дөньясында шактый танылу яуларга өлгерде. Төрле елларда иҗат ителгән дистәрләрчә шигырьләренә көй язылып, ул җырлар республика һәм чит төбәкләр иҗатчылары репертуарларында еш яңгырый, матбугат басмаларында әдәби әсәрләре, публицистик мәкаләләре еш дөнья күрә. “Игенче” гәзите редакциясе белән дә әдибәнең күпьеллык иҗади бәйләнешләре бар: аның шигырь-хикәяләре дә, укымлы язмалары да гәзит укучыларыбыз тарафыннан яратып кабул ителә.
Күптән түгел Резеда Флүр кызының яңа иҗади юнәлешләре дә ачыкланды: ул шулай ук крайны өйрәнүче тарихчы, географик атамаларның килеп чыгышын өйрәнүче лингвист булып та танылды.
Үзе әйтүенчә, архивларда эзләнүләргә, халык арасында таралган легенда-риваятьләрне өйрәнүгә аны ике-өч ел элек күренекле тарихчы якташыбыз – Калмашбаш авылында яшәүче Марат Ахуновның “Иске Калмаш тарихы” дигән чираттагы фәһемле хезмәте дөнья күрү, анда үзенең нәселенә кагылышлы җибәрелгән аерым төгәлсезлекләр этәргән икән. Әлбәттә, Марат Ахуновның максаты башка – ул гомум авыл тарихын тасвирлаган, ә менә Резеда ханым үзләренең нәсел тармагына ачыклыклар кертүне үзенә максат итеп алган. Аерым авылдашлары – ике, хәтта өч һәм дүрт буын туганнарының да теләк-тәкъдимнәре аның ниятен тизләткән генә.
Гомер юлдашы – Башкортстан Мәгарифне үстерү институты профессоры Лотфулла Гайфулла улы Хәбибов белән бергәләп әлеге юнәлештә эш башлыйлар һәм чагыштырмача тиз арада үзе караган Шәрәфетдин бабай нәселенең 8 (хәзер ачыклануынча, инде ун!) буыны вәкилләре шәҗәрәсен төзеп тә өлгертәләр. Биредә шушы нәсел вәкилләре тормышын сүрәтләү рәвеше Иске Калмаш авылы тарихын тасвирлау белән тыгыз үреп алып барыла. Шушы авыл урамнары, тирә-яктагы җир-су атамалары турында да шактый кызыклы һәм бай мәгълүмат туплана. Халык арасында әлеге нәсел кешеләре турында йөргән кызыклы хәлләр, истәлекләр дә кушылгач, саллы гына хезмәт килеп чыга. Шушы килер буыннарга да фәһемле язмаларны бербөтен итеп туплап, китап итеп бастыру теләген районыбыздагы мәгълүмат үзәгенә җиткергәч, без аны бер сүзсез хупладык һәм тиз арада полиграфия эшләнеше абруйлы нәшриятлардагыдан һич калышмаган, өстәвенә төсле фотоальбом-кушымталы китап дөнья да күрде. Матди чыгымнарны авторның якын туганы – районда уңышлы эшкуарларның берсе Зилә Йосыпова күтәрде.
(Мәкаләнең дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Әзерләде: Фәнис Әмирханов.
Похожие новости:
-
21.04.2016: Район яңалыклары
Районара гәзит чыга башлаячак
-
08.09.2015: Төрлесеннән
Өлкән абунәчеләребезне мәгълүматлы итик!
-
07.04.2015: Район яңалыклары
Юбилей медале белән бүләкләнде
-
26.03.2015: Район яңалыклары
Әдәби марафонны каршылап
-
19.03.2015: Район яңалыклары
Бер кем дә онытылып калмасын иде