Юбилей медале белән бүләкләнде
7-04-2015, 10:33 | Район яңалыклары | Просмотров: 480 | Комм.: 0
Узган атнада район гәзите редакциясендә истәлекле вакыйга булды: Чакмагышта яшәүче хезмәт ветераны Риндант Сабирҗан улы Бакиров Русия дәүләтчелеген тергезүнең махсус юбилей медале белән бүләкләнде.
Юбилей медален һәм аның таныклыгын Уфа кунагы – республика Хәрби Дан музееның фәнни хезмәткәре, Башкортстан Республикасы “Төньяк амурлары” һәм “Любизар” беренче башкорт атлы полкы төбәк җәмәгать оешмасы хәрби-тарихи клубы җитәкчесе Илдар Гыйндулла улы Шәяхмәтов тапшырды. Аның белән бергә шушы клубның берничә әгъзасы да әлеге тантаналы чарада катнашты.
Хезмәт ветераны, районыбызның абруйлы кешесе, Чакмагыш авыл Советының сугыш һәм хезмәт вете-раннары советы рәисе Риндант Сабирҗан улы үзенең нәсел шәҗәрәсен төзү, ата-бабаларын ачыклау буенча соңгы елларда гаять зур эшләр баш-карды. Архив материалларына таянып, ул картәтисенең картәтисе Асылгуҗа Бәкер улы Бакировның 1812-1814 елгы Ватан сугышында катнашуын һәм анда зур батырлыклар күрсәтүен ачыклады, бу хакта аерым китап итеп язып чыгарды. Аның шулай ук 2013 елның май аенда район “Игенче” гәзитенең өч санында “Французларны җиңдек без”… дигән фактик материалларга бай мәкаләсе басылып чыкты. Аннары ул шул елда Стәрлетамакта үткәрелгән республика бәйгесендә дә катнашты. Анда 1812-1814 елгы Ватан сугышы варислары җыелган иде. Якташыбыз тарихи дөреслекне ачыклап, шуңа нигезләнеп төзелгән эзләнүләре һәм ачышлары өчен лауреат булды һәм беренче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Ул бу юнәлештәге эшчәнлеге хакында Башкортстан телевидениесе аша да чыгыш ясады, район гәзитендә дә бер-ничә кызыклы мәкаләсе дөнья күрде.
Исегезгә төшерәбез, Каракөчектә (хәзерге Үрнәк авылы) туган Асылгуҗа Бакиров Ватан сугышында Наполеон армиясенә каршы кыю көрәшә, офи-цер чинында (подпоручик булып) 4 нче Башкорт атлы полкына (500 атлы сугышчы исәпләнә) җитәкчелек итә. Ил чигенә якын Березина крепосте янындагы шул исемдәге елганы кичкәндә дошманны күпләп кыйратуда батырлыклар күрсәтә. Аннары анда әсирлеккә эләккән 12 мең француз яугирен Борисов шәһәренә кадәр конвой белән саклап алып барып, комендатурага тапшыра. 1813 елның җәендә Лейпциг шәһәре янында халыклар сугышында, аннары Парижны алуда катнаша. Каһарманлыклары өчен ул өченче дәрәҗә Изге Анна ордены белән бүләкләнә. Соңрак, 1823 елда, аның исеме Ырынбурдагы дворяннар сословиесе исемлегенә кертелә.
Узган елда Чиләбе шәһәрендә халкыбызның батыр улы Асылгуҗа Бакиров хөрмәтенә бюст-һәйкәл ачылды. Шушы чара турында Башкортстан телевидениесе махсус тапшыру күрсәтте. Күптән түгел Башкорт дәүләт универ-ситеты тарихчысы Рәмил Рәхимов та якташыбызның батырлыгына кагы-лышлы яңа фактлар ачты. Асылгуҗа Бакировның 1814 елның 19 мартында Париж шәһәренең капитуляциясен кабул итү чарасында катнашканлыгы беленде.
Талантлы командир, каһарман сугыш-чының алтынчы буыны вәкиле – оныгының оныгы Риндант Бакировны юбилей медале белән бүләкләнүе белән чын күңелдән котлыйбыз, аңа һәм гаиләсенә исәнлек-саулык, имин тормыш телибез. Тынгысыз ветеран безне киләчәктә дә яңа ачышлар белән шатландырыр әле, дип өметләнәбез.
Ватаныбызның данлы улы, районыбызның, Үрнәк авылының горурлыгы Асылгуҗа Бакиров үзе артыннан килер буыннарга якты эз калдырды. Аның исеме күп буыннар күңелендә саклана.
Рәшит Вахитов.
Гөлнур Хәлиуллина фотосы.
Гөлнур Хәлиуллина фотосы.
Похожие новости:
-
04.04.2015: Район яңалыклары
Сокланырлык гомер юллары
-
28.03.2015: Район яңалыклары
Районыбызның хөрмәтле кешесе
-
19.03.2015: Район яңалыклары
Бер кем дә онытылып калмасын иде
-
14.03.2015: Район яңалыклары
Сугыш һәм тыл ветераннарына – юбилей медальләре
-
16.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Русия Президенты котлавы тапшырылды