» » Бу дөньяның могҗизасы бетмәс матурлыкны тоя белгәндә

Бу дөньяның могҗизасы бетмәс матурлыкны тоя белгәндә

9-02-2017, 08:50 | Район яңалыклары | Просмотров: 285 | Комм.: 0
Бу дөньяның могҗизасы бетмәс  матурлыкны тоя белгәндә
“Район үзешчәннәренең быелгы иҗади бәйгесе Русия киносы елына багышлана. Шушы уңайдан 2 фев-ральдә Калмашбаш авыл мәдәният йортында “Башкортстан мәдәният министрлыгының “Калмашфильм” кинокомпаниясе”нең “Яшьлек белән очрашу” нәфис фильмы премьерасы үтте. Бер тында, бер сулышта каралган музыкаль фильм чагу декорацияләре, бер-берсенә эзмә-эзлекле ялганып килгән кадр-чыгышлары һәм лирик-хисле сюжет-эчтәлеге белән тамашачылар мәхәббәтен яулады. Өлкән-нәрне ялкынланып яшәгән, дәртләнеп эшләгән яшьлекләренә алып кайтса, урта һәм кечерәк буыннар өчен рухи-әхлакый тәрбия үрнәге булды ул. Актерлар составында төрле һөнәр ияләре һәм төрле яшьтә булган алты дистәгә якын үзешчәннең катнашуы – киностудия директоры Р.Сабитовның, фильм режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе Г.Хаҗипованың, культорг М.Саби-тованың, китапханәче Р.Хаҗипованың халык белән килешеп, уртак тел табып эшләве, олысын-кечесен ел әйләнәсенә эшләп килгән дистәдән артык сәнгать түгәрәгенә җәлеп итүенең күркәм нәтиҗәсе. Биредә нинди генә мәдәни чара үтсә дә, алар халыкчанлыгы белән аерылып тора һәм катнашырга теләк белдерүче үзешчәннәр азаймый, тамаша залы да һәрчак халык белән тулы була. Авылдаш-ларының һәр чыгышын бик яратып карыйлар, ихлас кул чабып озатып калалар”.
Моннан ике-өч дистә еллар элек гәзит телендә якынча шулайрак башланып китәргә мөмкин булган һәм “фильм”ның сюжеты дәверенә туры килгән бу юллар бүгенге көндә дә һич актуальлеген югалтмаган. Калмаш-башның бердәм, сәнгать сөючән халкы бу юлы да үз асылына тугры калды. М.Кәримнең “Кыз урлау” комедиясеннән егетләр җыры мотивлары буенча салынган “Авыл кичендә” күмәк башкорт биюе белән башланып китте тамаша. “Рәйхан” бию ансамбле биючеләре башкарган бу өр-яңа композицияне дә, шулай ук беренче тапкыр халык игътибарына тәкъдим ителгән “Яшь йөрәкләр” ансамбле әгъзалары да катнашкан “Кайнаналар һәм киленнәр” фольклор биюен дә, аңа бик тә уңышлы ялганып киткән Элина Габдуллина башкаруындагы “Килен чәе” биюен дә тамашачылар аеруча яратып кабул итте. Аларда ике тугандаш халыкның бер-берсеннән аерылгысыз булуы ачык чагыла. Һәр елдагыча, Гөлсем Хаҗипова җитәкчелек иткән бию коллективлары да, аерым биючеләр дә репертуарны баеткан яңа, үзенчәлекле биюләр белән сөендерде. Залны җилкен-дергән дәртле биюләр җырлар белән үрелеп барды. Зөлфия Исламмо-ратованың, Илмир Нәбиуллинның, Мөнирә Сабитованың, Рада Минәзет-динованың җырларын авылдашлары кинәнеп тыңлады. Хатын-кызлар һәм ир-егетләр вокал ансамбльләре башкаруындагылары да һәркемнең күңеленә ятышлы булды. Яшьләрне сәхнәгә башлангыч мәктәптән үк диярлек җәлеп итәләр монда. “Су буенда” башкорт биюен тәкъдим ит-кән Гөлшат Рамазанова һәм Рушан Юнысов та (Рушан шулай ук кавказ халыкларының “Лезгинка” биюен дә башкарды) – кече яшьтән үк сәхнәне үз иткән яшьләр. “Илһам” коллективы биючеләренең дә киләчәктә “Рәйхан”га лаеклы алмаш булачагына шик юк. Аларның дәртле “Яшьлек” татар биюе моны үзе үк дәлилли. Динар Ямалов белән Илнур Латыйпов – авылдагы җыр сәнгатенең йөзе, визит карточкасы, дисәк тә хата булмас, мөгаен. Алар инде хәзер районда гына түгел, башка бик күп төбәкләрдә дә тамашачы хөрмәтен яу-лаган сәнгатькәрләр. Илнур Латыйповның Рита Хаҗипова белән дуэтта башкарган “Сандугач керде күңелгә» җырын тамашачылар яратып тыңлады. Дүрт егетне берләштергән Латыйповларның гаилә ансамбле баш-каруында яңгыраган “Эх, сез, матур кызлар” җыры авылдашлары өчен дә көтелмәгән күңелле яңалык булды хәтта, егетләр хөрмәтенә көчле кул чабулар яңгырады. Мөнирә Саби-
това җитәкчелегендәге кубызчылар ансамбле дә – калмашбашлыларга берникадәр өстенлек бирүче үзен-чәлекле бизәк, мондый ансамбль-ләр башка коллективларда юк, дисәк тә була торгандыр. Кубызчы-лар халык көйләреннән тезмә ишет-терделәр. Концерт программасына аерым бер җылылык атмосфера-сы өстәгән, беразга гына булса да үткәннәргә алып кайткан чыгыш – Рәвис Сабитов белән Светлана Латыйпова ишеттергән Ә.Атна-
баевның “Яшьлек белән очрашу” поэмасы программаның үзәк эле-ментларының берсе булды. Күпләр-нең керфекләрен яшьләндергән, сагынычлы хис-тойгыларны кузгаткан күренеш булды ул. Нәфисә Гомәрова җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр” ансамбленең “Җәй айлары” җыры милли классика үрнәген яңартып, яшьләргә җиткерү җәһәтеннән фәһем-ле булды. Концерт программасы “Рәйхан” коллективының “Авылым киңле-гендә” күмәк биюе белән тәмамланды.
Иҗади эзләнүләр, аларны тормышка ашырудагы тырышлык нәтиҗәсез калмый – тамаша үзенчәлекле эчтә-лекле, залдагы тамашачыларның бер-
се билгеләвенчә, “тәмле итеп су эч-кән кебек” булды. Бу авыл Советы үзешчәннәре һәр елда югары сәхнә мәдәнияте, килешле, матур костюмнар сайлавы белән дә сөендерә. Әйткән-дәй, былтыргы смотрда призлы урын яулагач тапшырылган премиягә бер-никадәр акча өстәп, костюмнарны да яңартканнар. Әлбәттә, мәдәният йортының матди базасын ныгытуда урындагы “Базы” хуҗалыгы җитәкчесе Вадим Васильевич Соколовның акчалата ярдәме зур. Авыл билә-мәсе хакимияте башлыгы Рәвилә Хурамша кызы Хөсәенова мәдә-ният хезмәткәрләре авылдашлары белән бердәм булып, үтенечләрен игътибарга алып эшли, һәр мәсьәләдә ярдәм кулын сузарга әзер. Аның концерт ахырында сәхнәдән хуҗалык идарәсенә, мәктәп коллективына, тамашада катнашучыларга һәм алар-ның гаилә әгъзаларына җиткергән ихлас рәхмәте дә моны дәлилли.

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: