Кунакханә ишекләрен ачты
7-02-2017, 09:44 | Район яңалыклары | Просмотров: 267 | Комм.: 0
“Тәвәккәлләр таш яра” дигәннәре булдыклыларга – эшкуарларга карата әйтеләдер, мөгаен. Алар безнең арада яши, иҗат итә, игелекле эшләре белән яшәешне балкыта. Ә бит кешенең үзенә генә әллә ни күп тә кирәкми кебек.
Әмма якты уйлар белән янып йөргәннәр тормышын башкачарак алып барырга, яшәү рәвешен үзе теләгәнчә корырга омтыла: төзи-яңарта, җир эшкәртеп, мал-туар үрчетеп табыш чыганагына юл ача. Район җитәкчелегенең хуплавы уйлаганны җиренә җиткерергә куәт бирә. Ил, республика буенча чыгарылган яңа закон-күрсәтмәләр дә булдыклылар файдасына. Ә бит гаиләсенең җитешлектә яшәве, балаларының барлыкта үсүе өчен хәстәрлек күрү генә түгел бу. Уйлап карасаң, бер булдыклы иген үстерүче, я булмаса мал үрчетүче фидакарьлеге нәтиҗәсендә ничәмә кешене азык-төлек белән тәэмин итә. Ә инде төзегәннәр-корганнар авыл йөзен күркәмләндерә, үзеннән соң да озакка калырлык биналар калкыта. Игътибар итсәгез, соңгы чорда гына нинди матур төзелешләр калкып чыкты. Адым саен кибетләр кирәкме икән дигәндә, беренчедән, һәркайсының үз урыны, үз сатып алучысы бар, икенчедән, бинасы булса, нинди юнәлештә дә файдаланып була ләбаса. Районның булдыклы эшкуары Флидә Өлфәт кызы кебек заманны узып атлаган алдынгы карашлы кешеләр аз мени?!
Ул үзенең эшчәнлеген “Березка” кибетен төзүдән башлады да, моның белән генә чикләнмичә, өч юл чатына, үзәкнең көньягына – Бүздәк ягына киткән өлешкә ике катлы “Перекресток” магазины төзеп куйды. Подвал өлешендә заманча җиһазлап кафе ачып җибәрде. Әлбәттә, азык-төлек белән сәүдә итү өчен бинаның беренче каты да җитәр иде. Икенче катын нинди юнәлештә файдаланырга, буш тотып булмый бит инде, дип озак баш ватты һәм уйлап та тапты. Ике ел буш торганнан соң, биредә ниһаять кунакханә ишекләрен ачты.
Ифрат дәрәҗәдә уңайлы урында ул, машина куярга урын – җир күп. Бер бинада магазины да, кичке сәгатьләргә кадәр дә эшләгән тук-лану урыны да бар. Кунакханә бүлмәләре зәвык белән эшләнгән. Бер кешелек бүлмәсендә дә, ике һәм өч кешегә исәпләнгәннәрендә дә телевизорлар (телекарталар белән) урнаштырылган.
(Мәкаләнең дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.
Похожие новости:
-
04.02.2017: Төрлесеннән
Авылга ямь керде
-
22.08.2016: Муниципаль район хакимиятендә
Матур яшәү өчен тырышып эшләргә кирәк
-
16.07.2016: Район яңалыклары
Мохтаҗларга ярдәм итеп
-
12.05.2016: Район яңалыклары
Иртә культуралар чәчү төгәлләнә
-
27.12.2014: Район яңалыклары
Халыкка хезмәт итәләр