Хезмәтләре хөрмәткә лаек
16-02-2017, 09:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 281 | Комм.: 0
Район мәктәпләреннән 13 укытучы үткән атнада “Ел укытучысы – 2017” һөнәри осталык конкурсында катнашты, аның финалы Чакмагыш гимназиясендә үтте.
Педагогларның һөнәри бәйгесе 2004 елдан башлап узды-рыла. Шушы еллар эчендә 121 укытучы конкурста катнашып, 30ы республикада оештырылган мәртәбәле бәйгедә районыбыз данын якладылар. Алар барысы да – һөнәренә тугры, заманча педагогик технологияләрне кулланып эшләүче, укыту, тәрбия бирүнең сыйфатын яхшыртуга күп көч салучы педагоглар. Районда конкурс унөченче тапкыр үткәрелсә дә, үзенең актуальлеген югалтмады. Укытучыларның бу һөнәри ярышын ел саен барысы да түземсезләнеп көтә. Чөнки һәр кешенең тормышы мәктәп һәм укытучылар белән аерылгысыз бәйләнгән. Быелгы бәйгедә 13 кеше үз осталыгын күрсәтте. Болар – башлангыч сый-ныфлар, рус теле һәм әдәбияты, башкорт теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле, математика, физика, җәмгыять фәне укытучылары. Бәйгенең максаты – укытучы һөнәрен популярлаштыру, алдынгы карашлы, заман белән бергә атлаучы, үз эшенең чын осталары булган педагогларны ачыклау. Аларның һәркайсы үз белем бирү методикасының ак-туальлеген, нәтиҗәлеген, ориги-нальлеген дәлилләүдә көч сынашты. Конкурсантлар ачык дәресләрдә, интернет ресурсларда һәм эссе аша укытуның заманча процесслары, мәгариф өлкәсендәге үзгәрешләр, тупланган тәҗрибәләре белән ур-таклашты. Болар барысы да беренче – читтән торып тапшырыла торган турга керде. Конкурсның икен-че турында компетентлы жюри каршында ачык дәрес алып бару оста-лыкларын күрсәтеп, үзанализ да ясадылар.
Җыелган балларга карап финалга чыктылар. Анда алар мастер-класс үткәреп, визит-карточкасы тәкъдим иттеләр. Әлеге дулкынладыргыч мизгелләрне зур түземсезлек белән көткән укытучыларның йөзләрендә балкыган шатлык нурлары, сәхнәдән яңгыраган илаһи моңга кушылып, мәртәбәле чараны искиткеч матур бәйрәмгә әйләндерде. Бергә эшләгән хезмәттәшләре, мәктәп дирек-торлары, балалары, тормыш иптәшләре, туганнары да бирегә ки-леп, бәйгедә катнашучылар белән бергә дулкынланулы хисләр кичерүе бәйрәмне тагы да ямьләде. Мәртәбәле жюри әгъзалары – мәгариф ветераны, БР мәгариф отличнигы, РФ Мәгариф министр-лыгының Мактау грамотасы иясе, “Русиянең иң яхшы укытучысы – 2007” конкурсы җиңүчесе, жюри рәисе – Гүзәл Җәмигънур кызы Смакова, Үрнәк урта мәктәбенең физика укытучысы, РФ мәгариф отличнигы Айдар Рафаэль улы Мөдәрисов, Тайняш урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Любовь Мәү-лияр кызы Сөләйманова, гимназия директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөл-нара Ильяс кызы Насыйбуллина, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәзимә Исмәгыйль кызы Мостафина кыю, креатив, үзенчәлекле фикерләү сәләтенә ия булган педагогларның эшчәнлеген бәһаладылар. “Ел укытучысы – 2016” конкурсының район этабында җиңү яулаган Чакмагыш гимназиясенең инглиз теле укытучысы Альбина Илгиз кызы Йосыпова әлеге чарада чыгыш ясап, бәйгедә катнашучыларга уңышлар, сәламәтлек теләде. Гим-назия җитәкчелеге, укытучылар коллективы, конкурс оешканлык белән үтсен өчен бәйгедә кат-нашучыларга барлык тиешле шартларны тудырдылар, уңайлы мохит булдырдылар. Финалда катнашучы укытучылар хезмәт-тәшләре, жюри һәм кунаклар каршында җитди имтихан тоттылар. Һәрберсенең педагогик һәм гаи-лә тормышы, сәләте турындагы мәгълүматлар белән экранда күрсәтелгән видеоязма һәм фоторе-портажлар аша танышырга була иде. Беренче булып визит карточкасын Имәнлекул урта мәктәбенең Югары Аташ филиалы баш-лангыч сыйныфлар укытучысы Гөлнара Тимерҗан кызы Биктимерова тәкъдим итте. Аннан соң Рә-җәп урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәл Фәнзил кызы Богданова, Аблай урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Рәсимә Дамир кызы Зәйнетдинова, Чакмагыш гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Илдус Фидус улы Шәйдуллин, Иске Калмаш урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Фәнүр кызы Сухова, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвина Фәнәви кызы Бәдретдинова, шушы ук мәктәптән инглиз теле укытучысы Айгөл Марат кызы Ямалтдинова, Яңа Балтач урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Альберт кызы Деникаева, Тайняш урта мәктәбенең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Риф кызы Сәмигуллина, Чакмагыш беренче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Зөлфия Ильяс кызы Митрофанова, Юмаш урта мәктәбенең математика укытучысы Мәдәния Мәҗит кызы Авзалова һәм Үрнәк урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәмзия Марат кызы Мәҗитова иҗади караш, индивидуальлелек таләп иткән визит карточкасын тәкъдим итте. Һәр чыгыш үзенчәлекле: биюләр дә, музыкаль форма да, үзләре иҗат иткән шигъри юллар да бик урынлы булды. Районыбыз укытучылары элек-электән зыялы, мәгърифәтле, ихтирамлылар. Кеше — кеше өчен кыйммәтле дару ул”, — дигән борынгылар. Табиблар кешене дару белән дәвалыйлар. Ә укытучы хезмәтендә әзер таблеткалар да, микстуралар да юк. Һәр очрак өчен, һәр шәхес өчен укытучы оригиналь ысул табарга тиеш. Педагогның шәхси үрнәге, сүзе, киңәше – укучы бала өчен алыштыргысыз бер дару. Мәктәп программаларына дәрес итеп кертелмәгән әти-әнигә хөрмәт, шәфкать-лелек, иман, әхлак дәресләрен – әнә шул расписаниегә язылмаган дәресләрне дә алып бара укытучы. Болары үз фәнеңне укытудан да катлаулырактыр, минемчә.
Әзерләде: Гөлүсә Фәрвәҗева.
Похожие новости:
-
17.01.2017: Төрлесеннән
Олимпиадада катнаштылар
-
26.04.2016: Котлаулар
Котлыйбыз!
-
05.03.2016: Район яңалыклары
Мода түгел, заман таләбе
-
02.02.2016: Район яңалыклары
Һөнәри осталыкка ирешеп
-
11.04.2015: Котлаулар
Котлыйбыз