» » Олимпиадада катнаштылар

Олимпиадада катнаштылар

17-01-2017, 09:58 | Төрлесеннән | Просмотров: 265 | Комм.: 0
Мәктәп тормышы
2016-2017нче уку елы — күп кенә укучыларыбыз өчен уңышлар чоры. Кышкы каникул көннәрендә бер төркем укучылар Уфага барды, татар теле һәм әдәбияты фәннәре буенча республика олимпиадасында катнашты.
Район күләмендә узган бәйгедә җиңгән укучылар 9-11 гыйнварда республика этабында зур сынау тотты. Быел анда республиканың 39 район һәм шәһәреннән 145 укучы катнашты. Би-ремнәр җиңелдән түгел иде, әлбәттә. Катнашучылар I турда текстка әдәбият һәм тел буенча анализ ясады. II һәм III турларда бирелгән тема буенча инша язды һәм тест биремнәрен башкарды.
Өч көн дәвамында барган бәйгедә безнең үсмерләр сынатмады. Иске Калмаш мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Зимфира Зәйдуллина (сыйныф җитәкчесе Р.Ә. Газизова) яхшы күрсәткечләргә иреште һәм призлы урынга лаек булды. Шул ук мәктәптән Эльнара Хәсәнова (10 сыйныф) һәм Яңа Балтачтан Элина Садыйкова (9 сыйныф, укытучысы З.Ф. Ихсанова) активлыгы белән аерылып торды.
Ә менә гимназиянең 10 сыйныф укучысы Дилбәр Юнысова (С.М. Халикова) һәм Оксана Федорова
( 9 сыйныф, Г.М. Исламова) республика олимпиадасында башкорт теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен сынады.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: