» » Катнаш эстафета үтте

Катнаш эстафета үтте

17-05-2016, 10:16 | Спорт | Просмотров: 276 | Комм.: 0
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан район мәктәпләренең 1-10 сыйныф укучылары арасында җиңел атлетика буенча катнаш эстафета үтте.
Ярышларда 14 мәктәптән командалар катнашты. Спорт бәйгесе Чакмагыш авылының стадионында оештырылды. Команда составындагы 2шәр егетһәм кызлар үзләренең җитез икәнлекләрен күрсәтергә тырыштылар. Ә инде пьедесталның иң биек баскычына Чакмагыш гимназиясе командасы күтәрелде. Билгеләнгән дистанцияне Ильяс Әхкәмов, Альберт Акчурин, Айгөл Латыйпова, Оксана Федорова – 55.27 секундта үтеп, җиңүче команда дип танылды. II урынга беренче мәктәп командасы лаек булды. Команда составындагы Ирина Биглова, Альбина Юнысова, Булат Мәхмүтов, Илнур Ямалиев та яхшы күрсәткечләргә ирештеләр. III урынны исә 59:65 секунд күрсәткече белән Иске Калмаш урта мәктәбе командасы яулады. Команда составындагы Илнур Сухов, Тимур Гобәйдуллин, Регина Хәсәнова, Лилия Вәлиева җитезлеге нәтиҗәсендә ирешелде бу призлы урынга. IV урында Аблай урта мәктәбе, V урында – калмашбашлылар.
Җиңүчеләргә Мактау кәгазьләре, медальләр, командаларга Дипломнар тапшырылды. Спорт бәйрәме оешканлык белән үтте, тик анда Тозлыкуш урта мәктәбе командасы гына ни өчендер катнашмады.


Әзерләде: Рим Хуҗин.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: