» » Ныклы әзерлек белән килделәр

Ныклы әзерлек белән килделәр

16-04-2016, 08:38 | Спорт | Просмотров: 310 | Комм.: 0
Шушы көннәрдә “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексында өстәл теннисы буенча район мәктәпләре укучылары арасында Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә ярышлар үтте.
Мәктәп тренеры Руслан Әхмәтов билгеләвенчә, укучылар ярышларга ныклы әзерлек белән килделәр, авылларда бу спорт төре белән даими шөгыльләнүләрен дәлилләп, матур уен күрсәттеләр. Шәхси беренчелектә 5-8 сыйныфта укучы кыз балалар арасында I урынга Иске Калмаш урта мәктәбеннән Алсу Васильева лаек булды. II урында — Элина Садыйкова (Яңа Балтач), Регина Хаҗиева (Сыйрышбаш) — III урында.
Шул ук яшь төркемендәге укучылар арасында беренчелекне Яңа Коты мәктәбеннән Айнур Шакиров яулады. II урынга Тимур Муллаянов (Сыйрышбаш) чыкса, III урынга да шушы ук мәктәптән Илсур Бикмурзин лаек булды. Командалар арасында җинүгә Сыйрышбаш мәктәбе укучылары иреште. II урында яңабалтачлылар, Иске Калмаш урта мәктәбе командасы — III урында.
9-11 сыйныф укучылары арасында да ярышлар киеренке үтте. Кызлар арасында шәхси беренчелектә иң өлгере һәм җитезе дип Иске Калмаш урта мәктәбеннән Аделина Фазлыйәхмәтова танылды. II урынны Альмира Зарипова (Яңа Балтач) алды, III урында Гөлназ Нургалиева (гимназия).
Егетләр арасында призлы урыннарны Идрис Маннанов (гимназия), Артур Мусин (Яңа Балтач), Рамил Сәлимов (гимназия) бүлештеләр.
Гомум команда ярышлары нәтиҗәсе буенча Яңа Балтач урта мәктәбе командасы җинүче дип табылды. II урынга Чакмагыш гимназиясе командасы чыкты, III урында — иске калмашлылар.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: