» » Чаңгы сезоны ябылды

Чаңгы сезоны ябылды

31-03-2016, 17:21 | Спорт | Просмотров: 337 | Комм.: 0
Чаңгы сезоны ябылды
Кәшәк авылы янәшәсендәге Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең күнекмәләр үткәрү базасында 26 март көнне чаңгы сезонын ябу барышында мәктәп укучылары һәм өлкәнрәк спортчылар арасында район беренчелеге үтте. Ул “Бердәм Русия” сәяси партиясенең төбәк бүлекчәсе белән берлектә оештырылды. Күптән түгел генә яхшылап ремонт-төзекләндерү эшләре үткәрелгән, чаңгы юлы караңгы вакытта да балкып торырлык итеп яктырткыч баганалар урнаштырылган, спортчыларга кием алыштыру, ял итеп алу өчен барлык шартлар тудырылган әлеге урында олысы-кечесе барлыгы 77 спорт сөюче стартка басты.
Ярышлар төрле яшь төркемнәре буенча үтте. 5-6 сыйныфларда укучы кыз балалар иң тәүгеләрдән чыгыш ясады. Арада иң җитезе Сыйрышбаш тулы булмаган урта мәктәбе укучысы Гөлшат Бикмурзина булып чыкты. Үрнәк урта мәктәбеннән Илнара Исламова икенче, Яңа Коты кызы Эльза Әхмәтҗанова өченче булды. Малайлар арасында тәүге өч урынны гимназиядән Артем Гомәров, Юмаш урта мәктәбеннән Костя Атнагузин һәм гимназиядән Ильяс Садретдинова яулады. 7-8 сыйныфларда укучылар арасында Сыйрышбаш кызы Регина Хаҗиева беренче, Кәшәк кызы Лилия Камаева икенче, Яңа Коты кызы Лилия Мөхәммәдиева өченче урыннарны биләде. Малайлар арасында беренче урта мәктәптән Илназ Исмәгыйлев беренче, Сыйрышбаштан Илсур Бикмурзин икенче һәм Инсаф Зәкәриев өченче булдылар. 9-11 сыйныфлар арасында кызлардан беренче урта мәктәптән Алия Сәлихова иң җитезе булып танылды. Үрнәк урта мәктәбеннән Ләйсән (икенче урын) белән Язгөл (өченче) Хәйруллиналар аннан бик азга гына калышты. Егетләрдән Юмаш урта мәктәбе вәкиле Вадим Григорьев җиңүче булды, беренче урта мәктәптән Илнур Ямалиев икенче, Юмаштан Артем Димитриев өченче булдылар. 18дән 35 яшькә кадәрге ир-егетләр арасында Яңа Балтачтан Илшат Муллаянов беренче, Чакмагыштан Азамат Гыйззәтуллин икенче булды. 36дан 50 яшькә кадәргеләр арасында Чакмагыштан Олег Солтанов беренче, Сыйрышбаштан Данил Зәкәриев икенче, Чакмагыштан Данил Кинҗәкәев өченче урыннарны бүлештеләр. 51-59 яшьлекләр арасында иң җитезе Чакмагыштан Альберт Каникеев булды, икенче урында Фәрит Големов, өченче урында – Калмашбаштан Азат Рамазанов. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Имәнлекулдан Марат Хафизов иң җитезе булып чыкты, Чакмагыштан Илдус Вафин белән Сергей Гусев икенче-өченче баскычларны биләде. Хатын-кызлардан Калмашбаш авылыннан Зөлфия Латыйпова стартка басты һәм яхшы нәтиҗәдә күрсәтте. Җиңүчеләр Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алды.

Әзерләде: Рим Хуҗин.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: