Республика икътисадын үстерүгә лаеклы өлеш кертә
№ 74 (11156) | 6-07-2016, 10:26 | Район яңалыклары | Просмотров: 281 | Комм.: 0
Табын муллыгын тәэмин итүдә, яшәү дәрәҗәсен күтәрүдә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең роле гаять зур. Бу җәһәттән Чакмагыш районы җирләрендә урнашкан “Үзәк” машина-технология станциясе комплексы нәтиҗәле эшли һәм шуның белән республика икътисадын үстерүгә– тотрыкландыруга лаеклы өлеш кертә.
Киңәшле эш таркалмас
№ 73 (11155) | 1-07-2016, 11:31 | Район яңалыклары | Просмотров: 355 | Комм.: 0
Һәр хуҗалык, оешманың үзәге, йөрәге – аның бухгалтериясендә. Анда эш аксаса, бөтен хуҗалык “комга утырганын” күпләребез аңлый. Район авыл хуҗалыгы кооперативлары, җәмгыятьләренең нәкъ “йөрәгендә” эшләгән баш хисапчылар, баш икътисадчылар, тармак хисапчылары үткән атнада район хакимиятенең зур залында киңәшмәгә җыелды.
Яшьлек гөрләп чәчәк атканда
№ 72 (11154) | 30-06-2016, 10:15 | Район яңалыклары | Просмотров: 326 | Комм.: 0
Ямьле җәй киче, көн бик матур, җиләс. Төрле яшьтәге райондашлар “Олимпияче” физкультура- савыктыру комплексына агыла. Бәйрәмчә бизәлгән мондагы мәйданнан яшьлек көче, яшьлек дәрте әллә кайсы тарафларга ук бөркелеп тора: анда күңелле , җыр-моң тирә-юньгә яңгырап, өлкән яшьтәге кешеләрне дә дәртләндереп, гүя үзенә чакырып тора. Сәхнәдән алып баручы Илнур Латыйповның шаян сүзләре тиз арада яшьләрне үзенә җәлеп итте, аның янында Айгөл Нәбиева гүзәллеге белән егетләрнең йөрәген җилкендерде.
Сәламәт тормыш рәвеше – күркәм гомер нигезе
№ 71 (11153) | 28-06-2016, 10:11 | Район яңалыклары | Просмотров: 296 | Комм.: 0
Районыбызда үткән яллар истәлекле вакыйгаларга, шатлыклы чараларга бай булды. Урта гомуми белем бирү мәктәпләрендә чыгарылыш кичәләре, район үзәгендә Яшьләр көнен билгеләүгә бәйле күп санлы чаралар үтте.
Кичке сәгатьләргә билгеләнгән төп бәйрәм һәм аның кысаларында үткән Студентлар сабантуе көндезге сәгать дүрттә костюмлаштырылган велоузыш белән башланып китте.
Матбугат – 2016 Бүләк ияләрен көтәбез
№ 71 (11153) | 28-06-2016, 10:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 295 | Комм.: 0
Район “Игенче” гәзитенә агым-дагы елның икенче яртысына язылучы абунәчеләребез арасында атналык отышлар уйнату тәмамланды. “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесенең бу язылу кампаниясендәге әлеге юнәлештә соңгы 6 бүләген район үзәгендә яшәүче абунәчеләребез отты.
Күтәренке кәеф белән ял итәләр
№ 70 (11152) | 25-06-2016, 10:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 304 | Комм.: 0
Һәр елдагыча, җәй башлану белән быел да “Акчарлак” ял һәм савыктыру лагере ишекләрен ачып, районыбыз мәктәпләрендә белем алучы малайлар һәм кызларны каршы алды. Берничә ел рәттән Эдуард Ильяс улы Каррамов җитәкчелек иткән муниципаль лагерь быел Русиянен иң яхшы лагерьлары исемлегенә кертелде, Башкортстан Республикасында ул иң алдынгы 10 ял итү учреждениесе исемлегендә 7 урынны били.
Аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы
№ 69 (11151) | 23-06-2016, 09:59 | Район яңалыклары | Просмотров: 357 | Комм.: 0
Фәкать безнең районда һөнәри бәйгеләр үткәрү күркәм традициягә әверелде һәм ул елдан-ел баетыла, камилләшә бара. Мондый чаралар оештыруның нәтиҗәсе дә күренә, әлбәттә. Терлекчелек продукциясе җитештерүнең арта баруы, республика күләмендә алдынгылар сафында булу һәм җитәкчелек тарафыннан районның башкаларга үрнәк итеп куелуы – шуның дәлиле.