» » Республика икътисадын үстерүгә лаеклы өлеш кертә

Республика икътисадын үстерүгә лаеклы өлеш кертә

6-07-2016, 10:26 | Район яңалыклары | Просмотров: 280 | Комм.: 0
Республика икътисадын  үстерүгә  лаеклы өлеш кертә
Табын муллыгын тәэмин итүдә, яшәү дәрәҗәсен күтәрүдә авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең роле гаять зур. Бу җәһәттән Чакмагыш районы җирләрендә урнашкан “Үзәк” машина-технология станциясе комплексы нәтиҗәле эшли һәм шуның белән республика икътисадын үстерүгә– тотрыкландыруга лаеклы өлеш кертә.
Бу елгы чәчү эшләрендә без уңышлы тәмамладык. Мәйданнар зур. Ул Кушнаренко районында һәм Чакмагыш районының Хуҗин исемендәге, “Знамя” бүлекчәләренең җирләрен үз эченә алып, 28000 гектар тәшкил итә. Һәр ел саен уңышны арттыру өчен заманча яңа алымнар кулланып эшләү күз уңында тотыла. Азрак чыгымнар белән күбрәк үсемлекчелек продукциясе алу өчен туфрак шартларын оптимальләштерү, чәчү структурасын камилләштерү, күпьеллык үләннәр, уҗым культуралары чәчүлекләрен арттыру, сидераль пар җирләре булдыру олы максатка илтәчәк.
Туңга сөрүне үз дәрәҗәсендә оештыру, минераль һәм органик ашламалар кертү, чүп үләннәренә, үсенте чирләренә каршы химик препаратлар ярдәмендә көрәш алып бару, орлыкларны агулап чәчү – болар барысы да мөһим шарт. Шул шартлар барысы да тормышка ашсын өчен коллектив әгъзаларының тырышлыгы, аңлашып, намус белән эшләве генә кирәк. Күп эшләр кешенең җаваплылыгына, үз эшен яратып һәм күңел биреп башкаруына бәйле. Директор Рамил Кадыйр улы Ташбулатов үзе җитәкләгән коллективның һәр эшчесенә игътибар белән таләп куя: “Сезнең һәркайсыгыз — махсус белемле кешеләр. Шуңа эшнең нәтиҗәсе дә куандырырлык һәм намус белән башкарылган булырга тиеш”, – ди ул. Әлбәттә, бу урынлы таләп.

Ринат Баһманов ,
“Үзәк” МТСының әйдәүче менеджеры.

(Дәвамын безнең гәзит битләрендә укый аласыз)



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: