» » Яшьлек гөрләп чәчәк атканда

Яшьлек гөрләп чәчәк атканда

30-06-2016, 10:15 | Район яңалыклары | Просмотров: 325 | Комм.: 0
Яшьлек гөрләп чәчәк атканда
Ямьле җәй киче, көн бик матур, җиләс. Төрле яшьтәге райондашлар “Олимпияче” физкультура- савыктыру комплексына агыла. Бәйрәмчә бизәлгән мондагы мәйданнан яшьлек көче, яшьлек дәрте әллә кайсы тарафларга ук бөркелеп тора: анда күңелле , җыр-моң тирә-юньгә яңгырап, өлкән яшьтәге кешеләрне дә дәртләндереп, гүя үзенә чакырып тора. Сәхнәдән алып баручы Илнур Латыйповның шаян сүзләре тиз арада яшьләрне үзенә җәлеп итте, аның янында Айгөл Нәбиева гүзәллеге белән егетләрнең йөрәген җилкендерде.
Мәйданга җыелган яшь кызлар һәм егетләрне муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов Яшьләр көне һәм Студентлар сабантуе белән котлап, күңел түреннән чыккан изге теләкләрен җиткерде. Арытаба Айнур Шакировка (БДАУ), Альбина Нуриевага (БДАУ), Илмир Мохтаровка (БДАУ), Айгөл Казыйхановага (БДМУ), Ригат Бәдретдиновка (БДАУ) муниципаль район хакимияте башлыгы стипендияләре тапшырылды.
Дөнья актан гына тормаган кебек, тормышта кешелек өчен төрле каршылыклар килеп туа: аның берсе – наркомания дип аталган афәт. Бүгенге көндә яшьләрне аннан курчалап калу өчен районда байтак эш башкарыла. Муниципаль районның наркотикларга каршы көрәш комиссиясе наркоманияне кисәтү өлкәсендә актив эшчәнлекләре, яшьләр һәм балалар арасында сәламәт тормыш рәвешен формалаштыруга зур өлеш керткәннәре өчен муниципаль район хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Мәнзүрә Җәүдәт кызы Нәбиевага, мәгариф бүлегенең тәрбия эше буенча методисты Илгизә Хәләф кызы Низаевага, яшьләр үзәге директоры Дилара Равил кызы Тимашевага, яшьләр үзәгенең социаль педагогы, “Бергә” волонтерлар корпусы җитәкчесе Ләйсән Рәшит кызы Хаковага, шул ук үзәкнең педагог-психологы Фируза Фәнәвис кызы Сакаевага, Чакмагыш үзәкләштерелгән биләмәара китапханәсе директоры Эльви-ра Әхәт кызы Газизовага, Чакмагыш теле-видениесе директоры Эльвира Әсгать кызы Сөндековага, “Игенче” гәзитенең баш мөхәррире Фәнис Фидан улы Әмирхановка, Чакмагыш районы имам-мөхтәсибе Галим Фәдис улы Шакировка, Тозлыкуш урта мәктәбе директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Алия Рамил кызы Зариповага, Уфа дәүләт авиация–техник университетының III курс студенты Лариса Раданис кызы Шакировага, Чакмагыш беренче урта белем бирү мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы Лениза Раданис кызы Шакировага наркоманияне кисәтү өлкәсендә фәнни һәм студент эшләренең гомумрусия олимпиадасының республика турында актив катнашканы өчен, шул ук олимпиаданың муниципаль турында катнашкан Тозлыкуш урта мәктәбе укучысы Алина Самат кызы Каһармановага һәм Чакмагыш беренче урта мәктәбенең социаль педагогы Регина Рәфил кызы Шәфыйковага Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларны котлап Илнур Латыйпов “Кәркәле таулары” дигән җыр белән чыгыш ясады.
Сабантуй гөрләп дәвам итә, яшьләр кү-ңелле ял итәләр һәм ел дәверендә ирешкән казанышлары белән уртаклашалар. Сәхнә түренә Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Вадим Васильевич Соколов стипендиясенә лаек булучы Георгий Антонов (БДУ студенты), Лилия Гарифуллина (БДПУ), Алия Ганиева (БДУның Бөре филиалы) чакырыла, шулай ук Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Наил Җәүдәт улы Баһаветдинов стипендиясе Булат Солтановка (БДАУ), Гөлнур Әхмәтовага (БДМУ), Регина Габделбасыйровага (БДПУ), Лариса Шакировага (УДАТУ) һәм Ләйсән Хаковага (БДУ) тапшырыла. Якташ студентларыбызны котлап Алия Мингалиева күз явын алырлык матур бизәлгән костюм киеп “Шәрык” биюе белән бик күркәм чыгыш бүләк итә. Алия үзе дә БДПУ студенты, ә бию белән инде биш яшьтән шөгыльләнә.
Артабан бәйрәмне Кино елына багышлан-ган, төрле мультфильм һәм кинолардан алынган сюжетка атап бизәлгән балалар коляскалары парады дәвам итте. Иң беренче булып бәләкәч Амелия Мамлиева гаиләсе “Фея Динь-Динь” мультфильмы, арытаба Данил һәм Ильяс Гәрәевлар гаиләсе “Черная жемчужина” киносыннан, аннан Искәндәр Гафаров гаиләсе “Мастер на ринге”, “Мастер” һәм “Вымпел” мультфильмы мотивыннан, Эвелина Дәүләтшина “Алиса в стране чудес”, бишенче булып Айзил Ханмурзин гаиләсе “Смешарики”дан, Аяз һәм Назгөл Хөсәеновлар гаиләсе “Лебединая карета” белән һәм Риана Вилданова гаиләсе катнаштылар. Жюри иң-иң матур, чагу коляскаларга урын биргәнче, Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче балалар “Үзбәк биюе” һәм Лилия Муллаянова “Азалиям” дигән җыры белән тамашачыларның күңелен ачты.

Әзерләде: Гөлназ Дәүләтшина

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: