» » Матбугат – 2016 Бүләк ияләрен көтәбез

Матбугат – 2016 Бүләк ияләрен көтәбез

28-06-2016, 10:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 294 | Комм.: 0
Район “Игенче” гәзитенә агым-дагы елның икенче яртысына язылучы абунәчеләребез арасында атналык отышлар уйнату тәмамланды. “Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесенең бу язылу кампаниясендәге әлеге юнәлештә соңгы 6 бүләген район үзәгендә яшәүче абунәчеләребез отты.
Редакциягә йомышы төшеп килгән күптәнге укучыбыз тартып чыгарган квитанция күчермәләре ияләренә түбәндәге бүләкләр эләкте: Социалистик урамының 24 санлы йортында яшәүче В. Низаевага парник, Кооператив урамындагы 66 санлы йортта яшәүче абунәчебез Баяновага мун-чада чабыну әйберләре, Пушкин урамының 39”а” санлы йортында яшәүче Саяповага шампурлар җыемы, Гагарин урамының 3 сан-лы йортының 1нче фатирында яшәүче В. Хәбибуллинга җыелма мангал, Трактор урамының 123нче йортында яшәүче С. Мансуровага барбекю-гриль кыздыру рәшәткәсе, Кооператив урамындагы 11 санлы йортта яшәүче Р. Фәрхетдиновка җыелма утыргыч чыкты. Бәхетле абунәчеләребезне якын көннәрдә паспортлары, СНИЛС һәм ИНН таныклыклары белән аларны редак-циядән килеп алырга чакырабыз. Шул ук вакытта Каран авылының Үзәк урамында 41 санлы йортта яшәүче З. Әхмәтҗановадан да узган атнада откан мунчада чабыну әйберләрен тизрәк килеп алуын сорыйбыз.
Хөрмәтле дуслар! Әгәр район “Игенче” гәзите белән кимендә бер республика гәзите яки журналына 6 айга язылу квитанцияләрегезнең күчермәләрен Уфа шәһәре, Киров урамы, 45 санлы йорт, ДУПның матбугат басмаларына яздыру бүлеге адресына юллаган булсагыз, якын көннәрдә анда уйнаучы отышлар иясе дә булу ихтималыгыз зур. Хәтерләвегезчә, Яңа ел алдыннан ике райондашыбыз мультиваркалар откан иде, бу юлы да кыйммәтле бүләкләр уйнатыла. Пәнҗешәмбе көнне “Бәхетле автомобиль” отышында да берничә абунәчебез бүләкле булачак. Бүләкле отышлар тәмамланса да, район гәзитенә язылу дәвам итә. “Русия почтасы” икенче яртыеллыкка язылуны тагын 10 көнгә озынайтты, өлгермәгән дусларыбыз бу вакыт эчендә почтальоннарга, элемтә бүлекчәләренә, почтамтка, редакциягә һәм аның район үзәгендәге 5 матбугат басмалары таратучыларына мөрәҗәгать итә ала.
Әлбәттә, отышлы язылулар көзен – киләсе елның беренче яртысына язылу кампаниясе барышында да үткәрелер, дип өметләнәбез. Бу юлы бүләксез калган хөрмәтле абунәчеләребезгә анда бәхет елмаймый калмас, дигән ышанычта калабыз. Бергә-бергә гәзитебезнең 85 яшьлек юбилеен лаеклы каршылыйк, хөрмәтле дуслар!

Мөхәрририят.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: