» » Бәхетле абунәчеләребезне көтәбез

Бәхетле абунәчеләребезне көтәбез

21-06-2016, 10:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 329 | Комм.: 0
Матбугат – 2016
Бәхетле абунәчеләребезне көтәбез
“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе үткәргән “Атна саен бүләк от!” акциясенең өченче атнасы бүләкләре ияләре билгеле булды.
Бу юлы редакция кунагы М. ханым (исемен тулысынча күрсәтмәүне сорады), изге теләкләр белән догалар укып, түбәндәге хөрмәтле абунәчеләребезне җиңүчеләр дип игълан итте: Чакмагыш авылында Гагарин урамының 29 санлы йортында яшәүче Ш. Гарифуллин – парник, Южная урамының 20 санлы йортында яшәүче З. Сәлимгәрәева – җыелма мангал, Аблай авылының Ко-даяров урамындагы 134 санлы йортта яшәүче Р. Фазлыева – барбекю-гриль рәшәткәсе, Каран авылыннан Үзәк урамының 41 санлы йортында яшәүче З. Әхмәтҗанова – мунчада чабыну әйберләре, район үзәгенең Свобода урамындагы 10/1 санлы йортның 5нче фатирында яшәүче В. Казыйханова – җыелма утыргыч, Полевая урамының 10 санлы йортында 12нче фатирда яшәүче Т. Гомәров – шампурлар җыемы отты. Без аларны ихлас йөрәктән тәбрик итәбез һәм тиз көннәрдә редакциягә паспортлары, пенсия страховкасы таныклыклары (СНИЛС) һәм ИНН номерлары белән килеп алуларын үтенәбез (бу документлар төгәл исәп-хисап өчен үтә мөһим!). Шул ук вакытта алдагы атналардагы отышлар да алынып бетмәгән әле: Иске Бәширдә М. Хуҗин урамындагы 79 санлы йортта яшәүче Р. Нәбиеваны корткыч бөҗәкләргә агу сибү җайланмасын, Тамьяннан Ф. Ахунов белән Рапаттан Салават урамының 68 нче санлы йортында яшәүче Шәрәфиева ханымны да бүләкләрен (алар полис-пан япмаларын оттылар) тизрәк килеп алырга чакырабыз – әлбәттә, югарыда саналган документлар белән.
Язылуның соңгы атнасына кердек. Бу атнадагы соңгы 6 бүләкне кемнәр отар икән? Ә абунәчеләребезнең зур күпчелеге шушы вакытка кадәр дуслыгыбызны озынайтуны төрле сыл-таулар табып суза килделәр. Быел, гәзитебезнең 85 еллык юбилее үткәндә, аны алдыручы дусларыбыз кимергә түгел, ә артырга тиеш! Кыйммәтчелеккә сылтанып үз-үзен юатучы райондашлар, сезне дә кәефләрегезне үзгәртергә һәм тиз арада элемтә бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә чакырабыз. Авыллардагы почтальоннарның артларыннан калмагыз – алар сезне теләп хезмәтләндерәчәк!
Язылу хакларын тагын исегезгә төшерәбез: почтамтта, элемтә бүлекчәләрендә һәм почтальоннарда “Игенче” гәзитенә июль-декабрь айларына язылу 874 сум 98 тиен, I, II төркем инвалидларга — 777 сум 96 тиен. Редакциягә килеп, яки аның 5 матбугат басмалары таратучыларында район үзәгендә яшәүчеләргә әлеге ярты елга язылу 750 (льготалыларга – 680 сум), башка авыллардагыларга – 800 сумга (I, II төркем инвалидларга – 750 сум) төшәчәк. “Игенче” гәзитен редакциягә үзе килеп алу шарты белән язылучыларга бу төр хезмәт 450 сумга баса.
1 июльдән аена бер тапкыр 8 битле булып башкорт телендә дөнья күрә башлаячак “Сарманай” гәзитенә ярты елга язылу 202 сум 44 тиен, I, II төркем инвалидларга – 192 сум, редакциядән үзләре алып йөрергә теләүчеләргә 150 сумга төшә.
Хөрмәтле җитәкчеләр! Башка зур, бик тә мөһим мәшәкатьләр арасында үз оешмагызны, сездә эшләүчеләрне һәм хөрмәтле ветераннарыгызны да район гәзитенә язылудан мәхрүм итмәсәгез иде. Аларга тән ризыгы янына җан азыгы да мөһим, шуны онытмагыз.
Хөрмәтле эшкуарлар! Янәшәгездә яшәүче аз керемле катлам вәкилләренә ураза фитыры итеп район гәзитенә язылу квитанцияләре өләшегез, савабы меңләтә булачагын һичкем инкарь итмәс.
Кадерле райондашлар! Заманның әллә нинди югары казанышлары да хезмәт көненнән соң гаилә белән бергәләп утырып район гәзитенең басма вариантын кулга тотып ләззәтләнү сөенечен алмаштыра алмый. Анда сез үзегезгә кирәкле бөтен мәгълүматларны таба алачаксыз.
Әйдәгез, дуслар, калган санаулы көннәр эчендә тиз арада һәр эш кабинеты, китапханә, предприятие-оешма бүлмәләре, һәр йорт район гәзитеннән мәхрүм калмасын өчен хәстәрлек күрик! Бергә булыйк, бергә булганда безне бернинди кризислар да җиңә алмас!

Мөхәрририят.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: