Күтәренке кәеф белән ял итәләр
25-06-2016, 10:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 303 | Комм.: 0
Һәр елдагыча, җәй башлану белән быел да “Акчарлак” ял һәм савыктыру лагере ишекләрен ачып, районыбыз мәктәпләрендә белем алучы малайлар һәм кызларны каршы алды. Берничә ел рәттән Эдуард Ильяс улы Каррамов җитәкчелек иткән муниципаль лагерь быел Русиянен иң яхшы лагерьлары исемлегенә кертелде, Башкортстан Республикасында ул иң алдынгы 10 ял итү учреждениесе исемлегендә 7 урынны били. Лагерьда балаларны кабул итү алдыннан төзекләндерү- ремонт эшләре үткәрелде, ял итәргә килүчеләр белән шөгыльләнергә конкурс нигезендә Башкортстанның төрле төбәкләреннән вожатыйлар – студентлар алынды.
Әлеге вакытта беренче сменада 120 бала ял итә. 4 отрядтан торган берләшмә дус-тату гаилә булып яши биредә. 16 вожатый яшүсмерләрнең һәр көнен мавыктыргыч, кызыклы, бары тик файдага гына үткәрергә ярдәм итә. Безнең иҗади төркем барганда лагерьда тулы тормыш кайный, кырмыскаларны хәтерләткән кызлар һәм малайлар төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр иде: биредә урман эчендә үк музыка яңгырый, спорт уеннарында көярмәннәрнең һәм яшь спортчыларның тавышлары ишетелә. Беренче смена быел да билгеле бер юнәлештә – художество-эстетик профиль буенча оештырылды. Шуңа да бию сәнгате, рәсем төшерү, музыка түгәрәкләренә бала-лар күпләп җәлеп ителде. Моннан тыш, узган елда матур башлангыч алган чит телләр өйрәнү быел да уңышлы дәвам итә. Бию сәнгате аша инглиз теле дәресләрен Һиндстаннан килгән Шришти һәм Кытай Халык Республикасы сту-денты Анни бик мавыктыр-гыч алып баралар. Без шул түгәрәк – дәреснең шаһиты булдык. Нәкъ без барган көнне үткән ел эшләп кит-кән Һиндстан студенты Ден-сил безнең якларны сагынып, кунакка – очрашуга килгән иде. Балалар да аны шунда ук уратып алды. Әлбәттә, чит илләрдән килгән студентлар белән аралашу инглиз телендә бара, шунлыктан бу җәһәттән барьер барлыкка килмәсен өчен тәрҗемәчегә мөһим роль бирелә. Андый миссияне биредә Башкортстан Дәүләт педагогия университетының чит телләр факультеты студенты, гимназиянең 2013 елгы чыгарылыш укучысы Регина Габделбасыйрова башкара. Бер үк вакытта өлкән вожатый Ләйсән Ревиль кызы Әхмәдуллинаның ярдәмчесе дә ул. Лагерь территориясендә төрле объектлар белән танышып йөргәндә, сәхнә түрендә балаларның яңа бию өйрәнүләре күзгә ташланды. Аннан ерак та түгел спорт уеннарының кызган мәле иде… Көннәрнең эссе торуы да куркытмый биредәгеләрне – көн кичкә авышкач, суы кояшта җылынган бассейнда су чәчрәтеп уйнавы үзе ни тора! Көн дәвамында “Оста куллар”, “Табигый материалдан сыннар”, “Рәсем”, “Музыка”, “Спорт” һ.б. күп төрле түгә-рәкләрдә шөгыльләнүче кызлар һәм малай-лар кызыклы викторина-конкурслар, фестивальләр, күңелле ял сәгатьләрендә бик теләп катнашалар. Шуңа да күтәренке кәеф, сәламәт рух бер кемне дә читләп узмый.

Әзерләде: Рәсимә Мөхәммәдиева.
Похожие новости:
-
07.06.2016: Төрлесеннән
Лагерьлар балаларны кабул итәргә тулысынча әзер
-
10.03.2016: Спорт
Ярышлар оештырылды
-
14.07.2015: Кеше һәм хокук
Наркотикларга каршы бергәләп көрәшәбез
-
11.06.2015: Район яңалыклары
“Акчарлак” янә балалар өчен ишекләрен ачты
-
06.06.2015: Район яңалыклары
Алар барысы да безнеке...