» » Лагерьлар балаларны кабул итәргә тулысынча әзер

Лагерьлар балаларны кабул итәргә тулысынча әзер

7-06-2016, 10:08 | Төрлесеннән | Просмотров: 345 | Комм.: 0
Республикада балаларның җәйге ялына һәм сәламәтлекләрен ныгытуга 1 миллиард 566,2 миллион сум бүленә. Агымдагы елның җәендә балалар өчен 2680 ял-сәламәтләндерү оешмасы үз ишекләрен ача.
Районыбыз территориясендә урнашкан ике савыктыру лагере: “Почтовик-Солнышко” ведомстволы һәм “Акчарлак” (“Чайка”) муниципаль лагерьлары да бай эчтәлекле программаларга нигезләнеп, балаларның ялын файдалы да, кызыклы да оештырачак. “Акчарлак”та бүгенге көндә ремонт-әзерлек эшләренең соңгы этабы үткәрелә.
Беренче смена художество-эстетик юнәлештәге профильдә оештыру планлаштырыла.
2016 ел Русиядә Кино елы буларак үтә, лагерьда кинемо-тографлар түгәрәге эшләячәк. Беренче смена 12 июньнән алып 3 июльгә, икенчесе – 5 июльдән 26 июльгә кадәр, өченчесе – 28 июльдән 18 августка кадәр эшләячәк. Путевканың хакы 15687 сум тәшкил итә.
”Почтовик-Солнышко” лагере да ике сменада эшләячәк. Беренче смена 14 июньнән алып 5 июльгә кадәр булса, икенчесе – 8 июльдән 29 июльгә кадәр. Хәвеф тудыручы (группа риска) төркемдәге үсмерләр өчен “Яшь патриот” палаткалы лагеренда 30 бала ял итәчәк. Балаларның җәйге ялын оештыру өчен республика бюджетыннан быел 5 млн 438 мең сум, ятимнәр һәм әти-әниләреннән мәхрүм калган балаларга 460,3 мең сум акча бүленде. Чакмагыш районы буенча халыкны социаль яклау бүлеге кереме аз булган гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга “Акчарлак” лагерена 90 путевка бүләчәк.
Балаларның ялын оештыруга муниципаль бюджеттан быел да 500000 сум, өстәмә табыш исәбенә авыр тормыш шартларында калган 7 балага 110000 сум акча бүленде.
“Акчарлак” лагереның бер корпусын реконструкцияләүгә 500000 сум акча тотынылды, медпункт, изолятор булдырылып, медицина эшчәнлеге алып бару өчен лицензия бирелде.
Шулай итеп, яшь райондашларыбызның җәйге яллары күңелле дә, файдалы да үтсен өчен бөтен мөмкинлекләр дә, уңайлы шартлар да булдырылды. Ә ял итү учреждениеләрендә эшләүче педагоглар төп игътибарны үсмерләргә патриотик тәрбия бирүгә, Русия Федерациясе, Башкортстан Республикасы гимннарын җырлауга, 12 июнь көнне Русия Федерациясе көнен билгеләүгә, сәламәт тормыш рәвеше алып баруга, сәламәт туклануга, спорт һәм физкультурага, танып-белү уеннарына, төрле формадагы конкурс-ярышларга, кыскасы, яхшы кәеф, сәламәтлек саклауга юнәлтәчәк! Һәммәбезгә дә күңелле каникуллар, бәхетле балачак, яхшы ял мизгелләре телим!

Әзерләде: Илгизә Низаева

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: