Аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы
23-06-2016, 09:59 | Район яңалыклары | Просмотров: 356 | Комм.: 0
Фәкать безнең районда һөнәри бәйгеләр үткәрү күркәм традициягә әверелде һәм ул елдан-ел баетыла, камилләшә бара. Мондый чаралар оештыруның нәтиҗәсе дә күренә, әлбәттә. Терлекчелек продукциясе җитештерүнең арта баруы, республика күләмендә алдынгылар сафында булу һәм җитәкчелек тарафыннан районның башкаларга үрнәк итеп куелуы – шуның дәлиле.
Конкурс-ярышлар үткәрүнең әһәмияте зур һәм катнашучылар санының ел-дан-ел ишәюе куанычлы. Мәгълүм бу-луынча, 30 май көнне җаваплылыгы чикләнгән “Бәхтизин” җәмгыятендә ясал-ма орлыкландыру операторларының 28нче район конкурсы үткәрелгән иде. Ә бүген исә машина белән сыер саву операторларының 29нчы район конкурсына “Волга” кооперативының Яңа Каръяуды сөтчелек фермасы җәйләвенә җыелдылар. Анда хуҗалыкларның машина белән сыер саву операторлары, зоотехния-ветеринария белгечләре лаборантлары чакырылды, барлыгы 125 кеше килде. 29 савучы һәм 11 лаборант бәйге тотарга әзерләнде.
Ярышның баш судьясы – муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегенең баш зоотехнигы Ильяс Илшат улы Йосыпов бәйгечеләрне тәбрик-ләде һәм мондый чараларның тармак эшчәнлеген яхшыртуда әһәмиятен ассы-зыклады. «Ел саен җәйге айда без сезнең белән һөнәри осталыгыбызны күрсәтергә, мөмкинлекләребезне билгеләргә, бер-беребездән үрнәк кабул итәргә, тәҗрибә уртаклашырга, ял итеп алырга җыелабыз, – дип башлады ул чыгышын. – Һәркем беренчелек өчен көчен сынап, очрашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданының уртасында булсын. Тармак эшчәннәренең фидакарьлеге сокландыра. 2015 ел уңышлы булды. Район буенча барлыгы 6797 тонна сөт җитештерелде, 2014 ел белән чагыштырганда 1764 тоннага артыграк булды. һәр сыердан сөт савып алу күрсәткече 287 килограммга артты, 6245 килограммга күтәрелде. Гомум тырышлыкның куанычлы нәтиҗәсе бу. Бүгенге бәйге дә күрсәткечләрне үстерүгә этәргеч булыр».
Ильяс Илшат улы конкурста катнашучыларга уңышлар теләгәннән соң тәбрик-
ләү өчен сүз муниципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиевка бирелде.
– Хөрмәтле терлекчелек тармагы эшчән-
нәре, барчагызны да хезмәт бәйрәмегез белән котлыйм. Сезнең, тырышлыгыгыз, иңнәрегезгә йөкләгәнне намус белән башкаруыгыз районны республика күләмендә мәртәбәле итә. Фидакарьлек күрсәтүегез өчен зур рәхмәт сезгә, – диде ул. – Бүгенге бәйге сезнең хезмәтегезнең дәрәҗәсен билгеләүче чара булсын, һәркайсыгызга куаныч китерсен.
Әзерләде: Зифа Галиева.
Похожие новости:
-
03.03.2016: Район яңалыклары
Үсеш юлында
-
12.11.2015: Район яңалыклары
Фидакарьлек җимешләрен күрү куанычлы
-
06.08.2015: Район яңалыклары
Терлекчелекне үстерүгә юл ача
-
21.07.2015: Авыл хуҗалыгы
Җаваплы чорда җаваплылык тоеп
-
24.03.2015: Район яңалыклары
Иске Үзмәш фермасында