Камиллеккә омтыла

22-09-2016, 10:09 | Район яңалыклары | Просмотров: 409 | Комм.: 0
Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә тәкъдим ителде
Камиллеккә омтыла
Туган җиргә мәхәббәт балачактан, танып-белү осталыгы белән ярала башлыйдыр, мөгаен. Сабый карашына тап булган тәүге яфрак, чәчәкләр, күбәләкләр, тәүге адымнарын ясаганда йомшак кына ак табанын кытыклаган бәбкә үләне, самимилык белән тәмләп каралган туфрак тәме – болар барысы да шул сөюгә нигез саладыр.



Илебез көчле, икътисады куәтле булсын дип

106 (11188) | 20-09-2016, 10:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 335 | Комм.: 0
Сайлау участокларыннан репортаж
Илебез  көчле, икътисады куәтле булсын дип
18 сентябрь районыбыз тарихына сәяси вакыйга — Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы һәм дүртенче чакырылыш муниципаль район Советы депутатларын сайлау көне булып кереп калды.



18 сентябрьдә барыбыз да сайлау участокларына барып, бердәм тавыш бирик, райондашлар!

105 (11187) | 17-09-2016, 09:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 288 | Комм.: 0
Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы һәм дүртенче чакырылыш муниципаль район Советы депутатларын сайлауга әзерлек җитди булды. Мәгълум булуынча, Русия Президенты В.В.Путин Указы белән Дәүләт Думасына яңа чакырылыш депутатларын сайлау 18 сентябрь көненә билгеләнде. Бу көнне гражданнар партияләрдән тыш, үз бер мандатлы округларыннан да депутат сайлаячак. 20 августта Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан киңкүләм мәгълүмат чараларында агитация алып баруга да старт бирелде. 20нче июньдә үк 18 сентябрьдә үтәчәк сайлауларга кире исәп (обратный отсчет) таймеры тантаналы шартларда эшкә кушылган иде.



Шагыйрәнең күңел җәүһәрләрен барлап

105(11187) | 17-09-2016, 09:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 328 | Комм.: 0
Шагыйрәнең күңел җәүһәрләрен барлап
Кадер-хөрмәт белән якташларым
Шәл яптылар минем иңемә.
Җылы карашлардан иркәләнеп,
Йөздем кебек яшьлек илендә.

Алтын көзнең башлануын хәбәр иткән Белем көнендә Башкортстанның иң өлкән әдибәләренең берсе – Фәния Чанышева зур юбилеен билгеләде. Берничә дистә ел дәвамында ул чын әдәбият сөю-челәрне сөендереп, күңелләргә кереп калырлык әсәрләр иҗат итә.



Языл һәм бүләкләр дә от!

104 (11186) | 15-09-2016, 10:22 | Район яңалыклары | Просмотров: 348 | Комм.: 0
Языл һәм бүләкләр дә от!
“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе “ Русия почтасы”, БСТ телеканалы, “Юлдаш” һәм “Спутник FМ” радио- компанияләре белән берлектә агымдагы елның 1 сентябреннән 31 декабренә кадәр “Яраткан басмаларыңа языл” дип аталган марафон үткәрә. Ул үз эченә “Суперприз от!” “Сәламәт булыгыз!”, “Атна саен бүләк”, “Бәхетле авто” һәм “Яраткан гәзитем тормышымны төптән үзгәртте” бәйгеләрен алачак.



Яшәешне күркәмләндерү хакына

15-09-2016, 10:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 271 | Комм.: 0
Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендә үткән хакимият көнендә дә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, “Алга” һәм “Победа” кооперативлары рәисләре Рушан Рифгать улы Гайсин белән Рәсүл Гата улы Фәйрузов, төрле звено белгечләре катнашты. Чараны авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова ачты һәм алып барды.



Күңел омтылышы матурлык тудыра

104 (11186) | 15-09-2016, 10:05 | Район яңалыклары | Просмотров: 355 | Комм.: 0
Күңел омтылышы  матурлык тудыра
Матурлык – нинди киң төшенчә! Моны һәр адәм баласы үзенчә аңлый. Кеше үзен белгәннән башлап матурлыкка омтыла.
Кемнәрдер чәчәк үстереп үзе яшәгән җирне бизи, кемдер чигүләр чигеп гади сөлгене үзенчәлекле, башкаларга охшамаган бизәкле, чагу тастымал итә, кемдер матур шигырьләр иҗат итә, җырларга көйләр яза.