» » Языл һәм бүләкләр дә от!

Языл һәм бүләкләр дә от!

15-09-2016, 10:22 | Район яңалыклары | Просмотров: 348 | Комм.: 0
Языл һәм бүләкләр дә от!
“Башкортстан Республикасы” нәшрият йорты дәүләт унитар предприятиесе “ Русия почтасы”, БСТ телеканалы, “Юлдаш” һәм “Спутник FМ” радио- компанияләре белән берлектә агымдагы елның 1 сентябреннән 31 декабренә кадәр “Яраткан басмаларыңа языл” дип аталган марафон үткәрә. Ул үз эченә “Суперприз от!” “Сәламәт булыгыз!”, “Атна саен бүләк”, “Бәхетле авто” һәм “Яраткан гәзитем тормышымны төптән үзгәртте” бәйгеләрен алачак.
“Атна саен бүләк” бәйгесе октябрь ае дәвамында һәм декабрьнең тәүге ике атнасында үтәчәк. Бәйгедә катнашу өчен киләсе 2017 елның кимендә 6 аена район “Игенче” гәзитенә язылып, квитанциясенең күчермәсен бәйгедә катнашучының йорт адресын һәм бәйләнеш телефонын (мәҗбүри!) күрсәтеп, редакциягә җибәрергә яки үзеңә кертеп чыгарга кирәк. Отышлар һәр дүшәмбе саен үткәреләчәк һәм бәхетле бүләк ияләренең исемнәре гәзиттә дөнья күрәчәк. Бүләк ияләренә тиз арада аларны килеп аласы гына кала (әлбәттә, паспортлары һәм ИНН таныклыкларын да алып килеп).
“Суперприз от!” бәйгесесендә катнашу өчен берьюлы район гәзитенә һәм бер республика гәзите яки журналына кимендә 6 айга язылырга, квитанция күчермәләрен Уфа шәһәре, Киров урамы, 45 санлы йорт, матбугат басма-ларына язылу бүлеге адресы буенча җибәрергә. Алар лототронда уйнатыла һәм барлыгы 21 данә суперпризлар ияләре ачыкланачак. Беренче зур бүләк – төсле телевизор белән юлдаш телевидениесен кабул иткеч, икенче урынны яулаган ике абунәче төсле телевизорларга ия булачак, өченче урынны алган өч абунәчегә юлдаш телевидениесе кабул иткечләре тапшырылачак, дүртенче урынны алган биш абунәчебез А4 маркалы планшетлар, бишенче урынны биләгән 10 абунәче А5 маркалы планшет ияләре булачак. Бүләкләрне Уфадан алып кайтып бирәчәкбез, төп җиңүчене махсус чакырып, үзенең кулына тапшырачаклар.
“Бәхетле авто” бәйгесен дә күпләр яратып өлгерде. Район яки республика басмаларына язылу барышында автомобиле булган абунәчеләргә ябышма кәгазь дә (наклейка) биреләчәк. “Район гәзитенә языл һәм бүләк от!” дигән чакырулы ул кәгазьне автомашина тәрәзәсенә беркетеп, абунәчебез Яңа ел алды көннәренә кадәр райондашларны үгетләп йөрергә тиеш. Ә махсус билгеләнгән көнне шушы кәгазьле автоһәвәскәр абунәчеләребез арасында саллы гына бүләкләр уйнатылачак.
“Сәламәт булыгыз!” бәйгесе исә республика гәзите яки журналына, район гәзите “Игенче”гә тоташ 2017 елга язылучы абунәчеләр арасында үткәрелә (Дөрес аңладыгыз, 1 сентябрьдән башлап район, шәһәр һәм республика басмаларына барлык почта бүлекчәләре дә еллык язылу да кабул итә башлады!). Бу очракта да язылу квитанцияләре күчермәләрен Уфа шәһәре, Киров урамы, 45 санлы йорт, матбугат басмаларына язылу бүлеге адресына җибәрергә кирәк булачак (конвертка шушы бәйгегә дигән билгеләмә куеп). Лототрон бәхетле 5 абунәчене ачыклаячак. Беренче урынга “АЛМАГ-01” аппараты, ике икенче урынга — ике данә һава тазарткыч ионизаторлар, өченче урынга биш данә “АМG718” SkyStep массажерлары, җиде дүртенче урынга “OMRON” тонометрлары, ун бишенче урынга — глюкометрлар тапшырылачак (барлыгы 26 бүләк). Төп җинүче, әлбәттә шулай ук бүләген Уфада алачак.
“Яраткан гәзитем тормышымны төптән үзгәртте” бәйгесендә катнашырга теләүчеләр үзе яраткан гәзит яки журнал (“Игенче” гәзите дә катнаша) үзләренең тормышына аларны алдыруның нинди яхшы юнәлеш бирүе турында кичерешләрен язып җибәрергә тиеш була. Декабрь азагында йомгак ясалачак әлеге бәйгедә катнашкан җинүчеләргә махсус бүләкләр каралган: бер беренче урынга 3900 сумлык бүләкә, икенче урынны яулаган ике абунәчегә 3500әр сумнан артмаган ике бүләк, өч өченче урынга 3000 сумнан кыйммәт булмаган өч бүләк һәм дүртенче урынга лаеклы булган 4 абунәчегә 2500 сумнан артмаган дүрт бүләк биреләчәк. Әлбәттә, бу очракта да гәзит яки журналлар турындагы эчке кичерешләрегезне Уфа шәһәре, Киров урамы, 45, матбугат басмалары тарату бүлеге адресына юлларга кирәк булачак.
Хөрмәтле райондашлар! Тәҗрибә күрсәтүенчә, язылу кампаниясе барышында аерым актив абунәчеләребез берьюлы берничә тапкыр бүләкләргә дә ия була ала. Шулай булгач, без сезне акцияләребездә бердәм катнашырга чакырабыз. Киләсе санда “Игенче” һәм “Сарманай” гәзитләренә редакциядә, шулай ук почта бүлекчәләрендә 6 айлык һәм еллык язылу хакларын да бирәчәкбез (Уфадан расланылып килеп җитәчәк). Әйдәгез, бергә калыйк, гәзитле дә, бүләкле (бүләкләрле) дә булыйк!

Мөхәрририят.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: