Яшәешне күркәмләндерү хакына
15-09-2016, 10:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 271 | Комм.: 0
Тозлыкуш авыл Советы авыл биләмәсендә үткән хакимият көнендә дә муниципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыпов һәм аның урынбасарлары, предприятие, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре, “Алга” һәм “Победа” кооперативлары рәисләре Рушан Рифгать улы Гайсин белән Рәсүл Гата улы Фәйрузов, төрле звено белгечләре катнашты. Чараны авыл Советы авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Зөлфия Мөбәрәк кызы Камалова ачты һәм алып барды.
— 8 авылны берләштергән безнең биләмәдә 958 йортта 2064 кеше яши (200 ләбе буш тора), шуларның 558е—хаклы ялдагы пенсионерлар, эш көчендәге 546 кешенең 280е “Алга” һәм “Победа” кооперативларында, 75е- бюджет өлкәсендә һәм 45 кеше читкә йөреп эшли, — дип башлады ул чыгышын. — Мәктәпкәчә яшьтәге 107 бала бар, авыл биләмәсендәге мәктәпләрдә 147 бала белем ала, тагын да 15е район үзәгенә йөреп укыйлар. Күп балалы 28 гаиләдә 98 бала тәрбияләнә, шуларның 18ендә өчәр, 7сендә – дүртәр, икесендә — бишәр һәм бер гаиләдә 6 бала үсә. Ике балалар бакчасына 49 бала йөри. Биләмәдә 3 авыл мәдәният йорты, 1 авыл клубы, 3 китапханә (икесе – модельле), 2 почта элемтәсе бүлекчәсе, 1 саклык банкы бүлекчәсе, 5 фельдшер-акушерлык пункты, 5 мәчет бар. “Алга” һәм “Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларыннан тыш, 6 крәстиян-фермер хуҗалыгы һәм 6 шәхси эшкуар икътисадның реаль секторына үз йогынтысын кертә.
Демография хәлләрен мактанырлык дип булмый әлегә, чөнки туым күрсәткечләренә караганда үлемнеке югары-рак. Халыкның тибигый кимүенә китергән сәбәпләр арасында картаю, төрле чирләр белән беррәттән алкогольле эчемлекләр куллану аркасында дөньядан китүләр дә бик аянычлы.
Тәрбиягә авыр бирелә торган 5 гаиләдә 17 бала үсә, алар һәрвакыт авыл биләмәсе җитәкчелегенең, мәктәп-ләр, хатын-кызлар советы һәм төрле инспекцияләр, комиссияләрнең игътибар үзәгендә тотыла. Мәдәният һәм мәгариф учреждениеләренең ирешкән уңышлары да сизелерлек зур: республикада гына түгел, аннан читтә үткән мәдәни чараларда талантларыбыз һәрвакыт катнашып, призлы урыннар яулыйлар, рай-оныбыз данын арттыруга өлеш кертәләр.
(Дәвамын безнең гәзит битләрендә укый аласыз)

Әзерләде: Фәнис Әмирханов.
Похожие новости:
-
25.08.2016: Муниципаль район хакимиятендә
Көнүзәк мәсьәләләр тикшерелде
-
09.08.2016: Район яңалыклары
Матур яшәү үзебездән тора
-
12.09.2015: Район яңалыклары
Моннан да зуррак хөрмәт бармы?
-
25.07.2015: Район яңалыклары
РАЙОНДА НИЛӘР БАР?
-
07.03.2015: Район яңалыклары
Бала тәрбияләү – ата-ананың иң изге бурычы