» » Илебез көчле, икътисады куәтле булсын дип

Илебез көчле, икътисады куәтле булсын дип

20-09-2016, 10:18 | Район яңалыклары | Просмотров: 335 | Комм.: 0
Сайлау участокларыннан репортаж
Илебез  көчле, икътисады куәтле булсын дип
18 сентябрь районыбыз тарихына сәяси вакыйга — Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы һәм дүртенче чакырылыш муниципаль район Советы депутатларын сайлау көне булып кереп калды.
Мөһим кампаниянең уңышлы үтүе тәү чиратта сайлау участокларындагы комиссияләр эшчәнлегенә бәйле. 3256 нчы Чакмагыш сайлау участогында бу көнгә әзерлек җитди булды. Иртәнге 8 сәгатьтә участок урнашкан гимназия бинасы ишекләре киң ачылды. Калинин, Тынычлык, Октябрь, Бакча, Төзүчеләр урамнарында яшәүчеләр үзләренең гражданлык бурычларын үтәргә агылды. Сайлау комиссиясе рәисе Луиза Нәбиева, сәркатибе Зоя Зәйдуллина, әгъзалары Ревенер Әхмәтов, Шамил Шәехов, Раушан Зиннәтуллин бәйрәм кәефе тудырган, талгын яңгыраган күңелле көй-моң астында сайлаучыларны кабул итә башлады. Иртәрәк килеп, көтеп торучылар да булды. Тынычлык урамында яшәүче Ләбүдә Шәмсетдинова беренчеләрдән булып бюллетеньнәрне кулына алды. Сайлаучылар – төрле буын кешеләре, дөньяви карашлары да төрлечә, әммә аларны уртак максат, киләчәккә өмет белән караулары берләштерә һәм алар битарафлык күрсәтмәүләре, киләсе биш ел эчендә илебезнең кая һәм ничек барачагын билгеләячәк чарада актив катнашулары белән әһәмиятле.
Тынычлык урамында гомер кичерүче 95 яшьлек Мөшәриф ага Бигновның бүгенгесеннән кәнәгатьлеге, яшәешнең асылын аңлап фикер йөртүе, депутатларның булдыклысын, сайлау алды вәгъдәләрен үтәү өчен нәтиҗәле тырышканын, партиянең вакыт сынавын үткәнен, тәгаен эшләр башкарганын, казанышларга ирешкәнен, ил халкына тугры хезмәт иткәнен сайларга теләве сокландырды. Ул 1939 елдан башлап 1981 елга кадәр ПМК да тракторчы булып эшләгән, район икътисадын күтәрүгә зур өлеш керткән хөрмәтле ветеран.
Яшь сайлаучыларның активлыгы арта баруы – күркәм күренеш. Айгөл Дунина, лицей курсанты Марсель Рәхимов беренче тапкыр мөһим кампаниядә катнаштылар.
РайПО идарәсенең буфет хезмәткәре Сәмәрия Гайнанова тәмле-татлы ризыклар тәкъдим итте.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова, Рәзилә Арсланова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: