» » 18 сентябрьдә барыбыз да сайлау участокларына барып, бердәм тавыш бирик, райондашлар!

18 сентябрьдә барыбыз да сайлау участокларына барып, бердәм тавыш бирик, райондашлар!

17-09-2016, 09:19 | Район яңалыклары | Просмотров: 288 | Комм.: 0
Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасы һәм дүртенче чакырылыш муниципаль район Советы депутатларын сайлауга әзерлек җитди булды. Мәгълум булуынча, Русия Президенты В.В.Путин Указы белән Дәүләт Думасына яңа чакырылыш депутатларын сайлау 18 сентябрь көненә билгеләнде. Бу көнне гражданнар партияләрдән тыш, үз бер мандатлы округларыннан да депутат сайлаячак. 20 августта Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан киңкүләм мәгълүмат чараларында агитация алып баруга да старт бирелде. 20нче июньдә үк 18 сентябрьдә үтәчәк сайлауларга кире исәп (обратный отсчет) таймеры тантаналы шартларда эшкә кушылган иде.
Районда 55 сайлау участогында сайлау комиссияләре эшчәнлек алып бара. Барысында да мөһим сәяси кампания буенча мәгълүмат тупланган. Барлык тиешле мәгълүмат белән сайлау комиссияләре сайтында, махсус мәгълүмат стендларында һәм кандидатларның агитация материаллары аша танышырга мөмкин. Шулай ук комиссия әгъзалары сайлаучыларның сорауларына җавап бирә, аңлату эшләре алып бара.
Күрүегезчә, алда торган сайлаулар үзенчәлекле. Сораулар да күп. Әмма тавыш бирү хокукына ия булган һәр Русия гражданы участок сайлау комиссиясендә үзен кызыксындырган мәсьәләгә ачыклык кертә ала.
Сайлаулар иртәнге 8 сәгатьтә башлана һәм 20 сәгатькә кадәр дәвам итә. Һәр сайлаучының кулына өч бюллетень бирелә. Ә бюллетень алу өчен паспорт яки аны алыштыручы документ кирәк. Русиянең теләсә кайсы участогында сайлау хокукы бирү таныклыгы (открепительное удостоверение) буенча тавыш биргәндә, паспорттан тыш, шул таныклыгы булу да мотлак. Сайлаучы бюллетеньнәр ала һәм аларны яшерен тавыш бирү өчен җиһазландырылган кабинада тутыра.
Әгәр гражданин тавыш бирү көнендә яшәү урыны буенча сайлау участогында гражданлык бурычын үти алмый икән, ул исәптән төшү һәм илебезнең теләсә кайсы сайлау участогында тавыш бирү хокукына ия булу таныклыгы (открепительное удостоверение) алу хокукына ия. Ә моның өчен паспортыңны алып килеп, үз участогыңда тавыш бирә алмавыңның сәбәпләрен аңлатып, гариза язарга кирәк. Хәтерегездә тотыгыз, бу таныклык югала икән, икенче тапкырга бирелми.
Сайлау комиссиясе урнашкан бинадан читтә гражданлык бурычын үтәү мөмкинлеге бирү турындагы язма гаризаны яисә телдән мөрәҗәгатьне участок сайлау комиссиясенә тавыш бирү көненә кадәр яисә сайлау көнендә участоклар ябылырга ким дигәндә алты сәгать кала (14 сәгатькә кадәр) башкарырга мөмкин. Чирле яки башка сәбәпләр белән сайлау участокларына киләлмәгән гражданнарны йортларына барып сайлату мөмкинлеге бар.
Хөрмәтле сайлаучылар! Сайлау участокларына килеп, гражданлык бурычыгызны үтәгез. Иң лаеклы дип исәпләгән кандидат яисә партия өчен тавыш бирегез!



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: