» » Шагыйрәнең күңел җәүһәрләрен барлап

Шагыйрәнең күңел җәүһәрләрен барлап

17-09-2016, 09:12 | Район яңалыклары | Просмотров: 328 | Комм.: 0
Шагыйрәнең күңел җәүһәрләрен барлап
Кадер-хөрмәт белән якташларым
Шәл яптылар минем иңемә.
Җылы карашлардан иркәләнеп,
Йөздем кебек яшьлек илендә.

Алтын көзнең башлануын хәбәр иткән Белем көнендә Башкортстанның иң өлкән әдибәләренең берсе – Фәния Чанышева зур юбилеен билгеләде. Берничә дистә ел дәвамында ул чын әдәбият сөю-челәрне сөендереп, күңелләргә кереп калырлык әсәрләр иҗат итә.
Фәният Гафар кызы Чанышева 1926 елның 1 сентябрендә Башкорт АССРның Бәләбәй кантонына караган Бүздәк волосте Иске Күзәй авылында (хәзерге Бүздәк районы, Күзәй) дөньяга килә. Аның нәсел тамырлары борынгы Касыйм дворян-морзаларына барып тоташа. Күп балалы гади крәстиян гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Әнисенең моңлы бишек җырлары, шигъри җанлы әтисенең күңел кылларын тибрәндергән әсәрләре, Г.Тукай һәм М.Гафу-риның әсәрләре кече яшьтән үк аңарда әдәбияткә һәм шигърияткә мәхәббәт уята, кечкенә йөрәгенә иҗади очкын сала.
Легендар шагыйрь, безнең якташ язучыбыз Гыйлемдар Рамазановның гомерлек тугры тормыш юлдашы булган Фәния Гафар кызы озак еллар Башкортстан китап нәшриятендә редактор, “Башкортстан укытучысы” журналында әдәби хезмәткәр булып эшли. Иҗади эшкә бар булмышы белән бирелеп хезмәт салган шушы еллар аның артабангы язучылык язмышында хәлиткеч роль уйный.
1974 елда Башкортстан китап нәшриятендә аның тәүге “Гомер мизгелләре” шигырьләр җыентыгы дөнья күрә. Бу җыентыкта автор үзе кичергән хәл-вакыйгалар турындагы уйлануларын шигъри юлларга салган. Озакламый шагыйрәнең “Һаман да хәтердә” дип исемләнгән янә дә бер китабы нәшер ителә. Ул шулай ук әдәбият сөючеләрнең һәм тәнкыйтьчеләрнең игътибарын җәлеп итә. Артабан инде бер-бер артлы диярлек “Саумы, якты көн!”, “Боз һәм ялкын”, “Мәхәббәт белән очрашу”, “Моңсу сукмаклар”, “Көзге чәчәкләр”, “Гомерем бакчасы” һәм башка китаплар басылып чыга. 1980 елда Фәния Гафар кызы Язучылар союзы әгъзасы итеп кабул ителә.
Шагыйрәнең иҗатын күрше Татарстанда да яхшы беләләр. 2005 елда Татарстан китап нәшриятендә аның шигырьләре һәм истәлекләре тупланган “Елларга үрелгән җырлар” китабы дөнья күрде.
Фәния Чанышева Башкорт АССР-ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Гыйлемдар Рамазанов исемендәге премия лауреаты. Ул бүген дә иҗад эше белән мәшгуль. Шигърияткә берникадәр соңлабрак килүеннән генә кайвакыт күңелне үкенү тойгысы биләп алгандай була. Җае чыккан саен китап укучылар белән очраша, якташлары – бүздәклеләр, чакмагышлылар белән тыгыз элемтәдә тора.
Кояшлы сентябрь көнендә шагыйрә-нең кунакчыл фатирында туганнары-якыннары һәм дуслары җыелды. Шулай ук юбилярны котларга Чакмагыш районы делегациясе дә барды. Муниципаль район хакимияте вәкиле Р.Х.Фәезов, үзәкләштерелгән биләмәара китапханә директоры Э.Ә.Газизова, үзәкләштерелгән һәм Тайняш авыл китапаханәләре хезмәткәрләре Фәния Гафар кызына иң ихлас һәм изге теләкләрен җиткерде. Бу көнне чын мәгънәсендә күңелләрдә калырлык шигърият кичәсе үтте. Шагыйрәнең шигырьләре укылды, аның гомер юлдашы һәм әдип Гыйлемдар Рамазанов җылы тойгылар белән искә алынды. Фәния Гафар кызы барлык чакмагышлыларга үзенә һәм иҗатына күрсәтелгән кадер-хөрмәт өчен ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, даими хәстәрлеге һәм игътибары өчен муни-ципаль район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы Йосыповка аеруча рәхмәтле булуын белдерде. Әдибәнең иҗатын гына түгел, тәү чиратта аның үзен чын шәхес буларак ихтирам итүче якыннары-дуслары катнашлыгындагы юбилей кичәсе бик дулкынландыргыч һәм истә калырлык булды.

Алсу Гәрәева,
китапханәче.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: