» » Камиллеккә омтыла

Камиллеккә омтыла

22-09-2016, 10:09 | Район яңалыклары | Просмотров: 409 | Комм.: 0
Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә тәкъдим ителде
Камиллеккә омтыла
Туган җиргә мәхәббәт балачактан, танып-белү осталыгы белән ярала башлыйдыр, мөгаен. Сабый карашына тап булган тәүге яфрак, чәчәкләр, күбәләкләр, тәүге адымнарын ясаганда йомшак кына ак табанын кытыклаган бәбкә үләне, самимилык белән тәмләп каралган туфрак тәме – болар барысы да шул сөюгә нигез саладыр.
Туган телгә мәхәббәт исә әнисе карынында ятканда ук назлап эндә-шүләрдән, аннан килеп назлы бишек җырлары, бала вакытта тыңланган әкият, хикәятләрдән уянадыр. Кеше шушы кыйммәтләрне югалтмый үзе белән гомерлеккә алса, бәхет тоеп яшидер һәм бу кыйммәтләр күп вакыт киләчәкне, язмышны билгеләүче төп сәбәпләр булып торадыр. Һөнәрне сайлаганда да шушы сыйфатлар этәргеч бирәдер. Чирек гасыр гоме-рен журналистикага багышлаган райондашыбыз Алсу Төхвәтуллинага да сайлаган һөнәре — язмыш бүләгедер. Бу юлга чыгарга остазлар киңәше ярдәм иткәндер. Яңа Балак авылын-да Роза һәм Хәләф Хәбировларның эшсөяр тату гаиләсендә туып үсә. Ә туган телгә мәхәббәт — әнкәсеннән күчкән кыйммәтле мирас. Әнкәсе Роза Хәләф кызы Яңа Балак сигезьеллык һәм Рәҗәп урта мәктәпләрендә татар һәм рус телләре, әдәбият фәннәреннән укытты, укучылары күңелендә туган телгә сөю, ватанпарвәрлек сыйфатларын тәрбияләде. Аның йогынтысында кечкенә авылда өч журналист үсеп чыкты һәм бүген авылыбызның олы шәхесе, мөхәррир буларак, “Кызыл таң” гәзите тарихына кереп калган Ремель Дашкинның данлы юлын дәвам итә.
Кечкенә Алсу кулына тәү башлап туган телдә нәшер ителүче гәзит-журналларны ала. Гаилә аны почта тартмасына сыймас күләмдә (дистәдән артык) алдыра. Уку дәресләре әти-сенә ияреп “Кызыл таң”ның эре хәрефләрен танудан башлана. Бе-
ренче сыйныфка укырга кергәч, аңа “Әлифба”ны өйрәнүе дә җиңелрәк була. Үсә төшкәч, хәтта ике республикада нәшер ителгән фәнни-популяр, иҗтимагый-сәяси, мәдәни басмаларга игътибар итә, укып аңларга тырыша башлый. Мәктәптә атна саен (җомга көнне) аерым бер басма буенча уздырылган политинформация сәгатьләре дә бөтен сыйныф балаларына уйларга, фикер алышырга, нәтиҗәгә килергә ярдәм итә. Каләм тибрәтергә, сүз кадерен аңларга аңа әнисе өйрәтә. Күркәм йортта милли моңнар да еш яңгырый. Мандолина, балалайка, кубыз, гармун кебек уен коралларында уйнап, алар күңелләрен туган моңнар белән баета.
Алсу Хәләф кызын бүген мәктәпләрдә басма матбугатка игътибарның ныклап кимүе, туган тел укучыларының эшчәнлеге сүрелүе, дәресләрнең саны кимүе хафаландыра. Бу тематикага багышланган акцияләрдә Алсу Төхвәтуллина “Өмет” гәзитен популярлаштыру максатын алга куя. Аны киңрәк халык арасында таратып, яшьләрнең дә укып, каләм тибрәтеп үсүен тели. Үзе җитәкләгән “Чаткылар” кушымтасы аудиториясен саклап калу өчен дә зур көч сала. Бүген интернет балаларны гына түгел, киң катлам өлкәннәрне, укытучыларны җиңде. Аерым социаль челтәрләрнең колына әверелүчеләр күп очракта аш-су әзерләү темасын гына уртага салып сөйләшә түгелме? Ашау культы, кием, кинолардагы затлы тормыш культы безне җиңәрме? Әлбәттә, кемнең дә яхшы яшисе килә. Ә рухи кыйммәтләр, туган тел, йола –гадәтләр? Һәр милләтнең киләчәге өчен җаваплы әниләрнең үзләрен бу чолганышка эләгеп бетүдән курчалар чынбарлык та бар, югыйсә.
Буыннар арасында фикерләү аермасы бүген аеруча зур. Гәзит эшчәнлегендә шул өч-дүрт буынны илһамландырып торырлык күчәр кирәк. Ә ул күчәр кызыклы язмалар, акцияләр, укучы белән тере ара-лашудан гыйбарәттер. Халыкка якын булу өчен аның арасында булып, моңзарын ишетү, җаны ни теләвен белеп тору мөһим. Моның өчен командировкаларга ешрак юлланырга кирәк, дип фикерли ул. Һәр яңа сәфәр, очрашулар Алсу Хәләф кызының яңа язмаларына салына, яңадан-яңа геройлары гәзит битләрендә таныла тора. Ә кайбер мисаллар алда туасы язмалар өчен оеткы булып туплана. Журналистның теремек, ялкынлы, кызыксынучан, аңлы булуы, башкаларны тыңлый белүе һәм һөнәри этикетны саклап калуы аеруча мөһим. Һәр эштә профессиональлек һәм тәҗрибә зур роль уйный, дип фикер йөртә. Һәм язма геройларының да шул сый-фатларына аеруча игътибар бирә. Ә алар арасында төрле кешеләр очрый. Иҗади эшчәнлек елларында бер тапкыр да җиргә басып карамаган авыл хуҗалыгы белгечләрен, һичкайчан туры эфирга чыгып карамаган мөхәррирләрне, бер сәгать дәрес биреп карамаган мәгариф белгечләрен дә очратканы бар аның. Аларның уңышсыз эшчәнлекләре турында да, шулай ук халыкның аларны ничек тиргәгәннәрен дә ишетергә туры килә аңа. Алсу Хәләф кызының иҗади тәҗрибәсе бай. Ул башта “Шәрыкъ”, соңрак “Юлдаш” радиосында тапшырулар алып барды, радиожурналист бу-ларак ихтирам яулады. Ә бит бу эшчәнлекнең четерекле яклары байтак иде. Хәтта туган телендә ике сүзне кушып укый алмаган әйдәүче белгечләрне яздырып, сәгатьләр буе-на монтажлар ясап иза чиккәннән соң, алар өчен комментарийлар бирергә туры килгән очраклар да булды. Нинди үрләргә ирешсә дә, шәхес үз туган телендә камил итеп әңгәмәләшерлек булырга тиеш дигән фикердә ул һәм мәктәпләрдә, предмет олимпиадаларында узган очрашуларда да туган телнең кыйммәте турында аңлатырга омтыла һәм моны милли матбугатта эшләгән һәр хезмәткәрнең турыдан-туры бурычы дип саный. Туган телне балачактан, бала карында ятканда ук өйрәнә һәм өйрәтә башларга кирәк дип фикер йөртә каләмдәшебез, үзе ул ике баласын да шәһәр мохитендә туган телле итеп тәрбияләде.
Милли матбугатны пропагандалау максатында аның тарафыннан оештырылган акцияләр, яшь хәбәрчеләр семинарлары бу буын балаларының мәктәп тормышында якты бер мизгел булып калуына, гомер буе тормыш юлыннан озата баруына шик юк. Балалар өчен махсус кушымта “Чаткылар” киләчәктә дә сабыйлар һәм балаларның дусты булып калсын өчен аны заманчалаштырып, туган телдән аерыла барган яшь дусларны саф кыйммәтләр мәйданына туплар-лык итү өчен һәрчак эзләнүдә ул. Туган телләр проблемасын яктырту бурычы да редакциядә Алсу Хәләф кызына йөкләтелгән. Әмма ул вазыйфа бурычларының күплегеннән зарланмый, вакыт юклыгына сылтанмый, иңенә йөкләтелгәнне вөҗданы кушканча үти. Республикада яшәгән төрле милләт вәкилләренең тормышын чагылдыру, һәр халыкның яшәеш асылын үз бизәге, теле, мәдәнияте байлыгында ачып бирү аның өчен шатлык кына. Журналист өчен һәр милләтнең үсеше, теле, йола-гадәтләре, мәдәнияте саклануы, үсүе актуаль темаларның берсе булып кала. Кайсы кыйтгада да, дәүләттә дә һәр милләт җәмгыятьнең бизәге, байлыгы булып тора, дип бәяли ул. Милли аш-сулар төрлелеген саклап калу, аны бөтен нечкәлегендә яшь буынга тапшыру максатында яңа проектка нигез салган журналист та ул. “Татар табыны” акциясен киң таратып, республикада яшәгән барлык милләтләрне берләштереп, дуслык табынына җыя алуына шик-ләнми. Акцияне күтәреп алган Чакма-гыш, Бакалы, Дүртөйле, Миякә, Кырмыскалы районнары халкы моның шулай булуына инанды инде.
(Мәкаләнең дәвамы белән безнең гәзит битләрендә таныша аласыз)

Әзерләде: Рәзифә Сәхапова.

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: