Яшьлек көчен дөрес эзгә салып
21-07-2016, 08:50 | Район яңалыклары | Просмотров: 232 | Комм.: 0
“Тере су”, “Лидерлык өчен ярыш” һәм башка бихисап кызыклы темалар каралды аларда. Бу темалар барысы да үсмерләрдә туган якка ихтирам һәм игътибар ныгыта, үз-үзеңне туган җиргә кирәкле кеше итеп тоярга, патриотлар үстерүгә булышлык итә. Балалар өчен үзара һәм күрше “Чайка” арасында волейбол, баскетбол, футбол, шахмат, шашка һәм башка спорт ярышлары оештырылды. Үсмерләр шул рәвешле сәламәтлекләрен һәм рух ныклыгын чыныктырдылар. Шулай ук “Мостафа” чишмәсенә һәм башка урыннарга походка бардылар. Һәр көнне, алдан планлаштырылганча, блоклар те-маларына ярашлы махсус белгечләр килеп, темаларны ныграк аңлатырга ярдәм итә. Егетләр күңеленә иң хуш килгән темаларның берсе Руслан Марсель улы Гыйрфановның утлы корал турында сөйләве булгандыр, мөгаен. Бу көнне үсмерләр автомат төзелеше, аны сүтеп-кору серләре белән таныштылар. Һәр үсмер үз куллары белән автоматны сүтеп-корды. Наил Закирҗан улы Һадыев җитәкчелегендә егетләр һәм кызлар туризм серләренә төшенделәр. Карта буенча махсус урыннарны эзләп таптылар. Үсмерләр бер көнне дә буш үткәрмәделәр, экологик акцияләр дә оештырып чишмә һәм Игенче авылы буасы ярларын ваемсыз кешеләр тарафыннан ташлап калдырылган чүп-чардан арындырдылар, тазарттылар. Чишмә һәм буа буйлары күркәмләнүенә һәр үсмер үзенең көче дә керүгә шат булды, тирә-як табигатьне сакларга, чүпләмәскә өйрәнде. Кешенең бәләкәй генә зыяны да туган табигатебезне фаҗигагә алып килергә мөмкин икәнлеген һәр кеше дә аңларга тиеш. Үз куллары белән әйләнә-тирәлекне тазарткан балалар да моны ныклап аңлаганнардыр, мөгаен.
“Нептун көне”, ”Изге Валентин көне” һәм башка күңел ачу чаралары да үсмерләр күңелендә якты истәлек булып уелып калыр. Лагерь янындагы буага барып, аның тирәнлеген дә үлчәргә өйрәнеп, үлчәп алырга да өлгерәләр җитез кыз һәм егетләр.
Үсмерләр өчен иң кызыклы, көтеп алган вакытларның берсе – кич, анда “яңа тормыш” башлана төсле. Кичен тынлык, йолдызлы күк йөзе, учак балкып торып, күңелләренә рәхәтлек өсти. Учак өстендә кайнатылган хуш исле чәй, түгәрәкләнеп утырып төрле кызыклы темаларга әңгәмә алып барулар, җырлар җырлау яшьләргә тагын да дәрт өсти, матур ял итүгә булышлык итә. Педагог-психологлар үз эшләрен төгәл башкаралар, балаларга дөрес, төпле киңәшләрен бирәләр, һәр балага чишүе авыр булган мәсьәләләрдән чыгарга ярдәм итәләр.
19 июльдә үсмерләр Индонезия, Кытай, Мисырдан килгән балалар белән дә күрештеләр. Балаларга бу лагерьда булуы ошаганлыгы, аларның берничә ел рәттән килүләре, монда ял итәргә теләк белдерүләреннән күреп аңлап була. Лагерьда барлык шартлар да бар: балаларның сәламәтлеген саклау өчен кайнар су бар, душ корылган, алты тапкыр ашату каралган, кайнар аш белән тәэмин итү югары дәрәҗәдә оештырылган. Лагерьда ял итеп, балалар рух ныклыгы, сәламәтлек, туган җиргә сөю, аның өчен җаваплылык тойгысы кебек сыйфатларга ия булалар. Аларның ялын файдалы итү, рухи һәм кешелеклелек сыйфатларын тәбияләү өчен лагерь начальнигы Илгизәр Дамир улы Гаскәров, Фируза Фәнәви кызы Сакаева, Марсель Марат улы Ибраһимов һәм Айсылу Марат кызы Халитова зур көч салды.
Әзерләде: Гөлназ Дәүләтшина.
Похожие новости:
-
07.06.2016: Төрлесеннән
Лагерьлар балаларны кабул итәргә тулысынча әзер
-
10.03.2016: Спорт
Ярышлар оештырылды
-
20.08.2015: Спорт
Велоспорт атналыгы үтәчәк
-
25.06.2015: Район яңалыклары
Уртак көч белән генә җиңеп була
-
11.06.2015: Район яңалыклары
“Акчарлак” янә балалар өчен ишекләрен ачты