Заманча белем бирү тәрбиясез булмый

122 (11204) | 25-10-2016, 17:40 | Район яңалыклары | Просмотров: 430 | Комм.: 0
Заманча белем бирү тәрбиясез булмый
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары укучыларның аралаша белү осталыгына, билгеле күләмдә тел байлыгына ия булуына, эзлекле фикерли белү сәләтенә, сөйләм күнекмәләренә ия булуын таләп итә.



Районда ниләр бар

120 (11202) | 22-10-2016, 09:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 312 | Комм.: 0
Яңа Коты мәдәният йорты бинасының фасады металл сайдинг белән тышлана. Бу күләмле эшне җаваплылыгы чикләнгән “Арм-Строй” җәмгыяте эшчеләре башкара. Стеналардан иске тышлау материаллары алынып, сайдингка кагу өчен рәшәткә тезелде. Ремонт эшләрен октябрь азагына тәмамлау планлаштырыла.



Хәрби хезмәт кыюларны ярата

120 (11202) | 22-10-2016, 09:17 | Район яңалыклары | Просмотров: 297 | Комм.: 0
Хәрби хезмәт кыюларны ярата
Бүген иртән хәрби комиссариат алды гөрләп торды: 6 райондаш егетебез Русия Федерациясе Хәрби көчләренә хезмәткә алынып, Ватаныбызны сакларга юлланды.
Чәршәмбедә исә район мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды.



Лотереядә җиңүчеләр билгеләнде

20-10-2016, 09:56 | Район яңалыклары | Просмотров: 288 | Комм.: 0
Лотереядә җиңүчеләр билгеләнде
Гәзитебезнең 116 санында вәгъдә иткәнчә, сишәмбе, 18 октябрьдә 2017 елга вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башланганнан алып 18 октябрьгәчә районның почта элемтәсе бүлекчәләрендә һәм редакциягә килеп тоташ елга яки яртыеллык өчен язылу квитанцияләре тутырткан абунәчеләребез арасында быелгы кампаниянең тәүге лотерея отышы үткәрелде.



“Яшь армия” хәрәкәтенә кушылып

119 (11201) | 20-10-2016, 09:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 284 | Комм.: 0
Бүгенге көндә Русия армиясе заман таләпләренә җавап бирерлек яңа корал белән тәэмин ителгән. Армиягә барып хезмәт итү дә яшьләр арасында югары бәһалана. Моңа кадәр егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге мәктәптә тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресләре белән генә чикләнә иде.
Русия армиясенә исә төрле корал һәм техника белән идарә итә белүче югары квалификацияле солдатлар кирәк. Күптән түгел илнең оборона министры Сергей Шойгу “Яшь армия” (“Юнармия”) гомумрусия балалар-үсмерләр иҗтимагый хәрәкәтен тергезүне гамәлгә ашыру турындагы указга кул куйды. Бу хәрәкәт безнен районда да оештырылды.



Хезмәте авыр булса да, нәтиҗәсе татлы

118 (11200) | 18-10-2016, 09:58 | Район яңалыклары | Просмотров: 329 | Комм.: 0
Хезмәте авыр  булса да, нәтиҗәсе татлы
Басулар игеннәрдән бушап калса да, анда тракторлар гөрелтесе тынмаган әле. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында бөтен көч чөгендер уңышын җыюга юнәлдерелә. Әлеге тармакта эшләүчеләрнең көне плантацияләрдә үтә.
Татлы тамыр үстерүчеләр быел, чын мәгънәсендә, уңышларын җыеп алыр өчен табигать белән “көрәшергә” мәҗбүр.



Элемтә линиясе төзүгә рөхсәт

18-10-2016, 09:54 | Район яңалыклары | Просмотров: 281 | Комм.: 0
17 октябрьдә муниципаль район хакимияте бинасының утырышлар залында “Связьтранснефть” акционерлар җәмгыятенең Иске Калмаш һәм Бәшир авыл Советы авыл биләмәләре җирләрендә “Иске Калмаш - Черкассы элемтә узеллары участогында Калтасы – Уфа 2, УБКУА, НКК магистраль нефть үткәргеченең ПТС системасы” объектын проектлау һәм төзү өчен җир мәйданын планлаштыру һәм межалау проектлары күмәк халык катнашлыгында тикшерелде. Әлеге чарада барлыгы 19 кеше катнашты.