» » Заманча белем бирү тәрбиясез булмый

Заманча белем бирү тәрбиясез булмый

25-10-2016, 17:40 | Район яңалыклары | Просмотров: 430 | Комм.: 0
Заманча белем бирү тәрбиясез булмый
Федераль дәүләт белем бирү стандартлары укучыларның аралаша белү осталыгына, билгеле күләмдә тел байлыгына ия булуына, эзлекле фикерли белү сәләтенә, сөйләм күнекмәләренә ия булуын таләп итә.
Бу таләпләрне тормышка ашыруда төрле фән дәресләре генә түгел, ә дәрестән тыш эшчәнлек тә зур файда китерә. Әлеге укыту формасы белем бирү процессының бер өлеше булып тора. Федераль дәүләт стандартлары бу  эшчәнлекне тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Дәрестән тыш чараларның төп билгеләнеше – белемнәрне стандарт булмаган мәсьәләләр чишүдә куллана белү күнекмәләрен үстерү, алар белән эшләү культурасын тәрбияләү.  
Бу уңайдан безнең Чакмагыш 1-нче урта мәктәбендә, заманча сыйфатлы белем бирү белән беррәттән, балаларның дәрестән соңгы вакытын фәһемле үткәрү бик уңышлы оештырылган. Яшь буында яңача фикерләү, үзара мөнәсәбәттә, хезмәттә югары мәдәният, намуслылык, тугрылык, дуслык, шәфкатьлелек кебек әхлакый сыйфатлар тәрбияләү – мәктәбебездәге һәр укытучының максаты. Аңа ирешү өчен төп шарт – хәзерге техника прогрессы алга киткән чорда дәресләрне сыйныфтан тыш башкарыла торган күп чаралар белән тыгыз бәйләү, укучыларда кызыксыну уятырдай, күңелләрен күтәрердәй ижади эзләнү эшләре, төрле конкурслар, ярышлар оештыру.
Белем учагыбызда төрле фән түгәрәкләреннән башка укучыларны ижади яктан кызыксындырган түгәрәкләр дә күп. Мәсәлән, “Балалар телестудиясе” түгәрәгендә (житәкчесе Эльвина Мансур кызы Насыйбуллина) укучылар төрле телевизион тапшырулар, тематик видеороликлар һәм бәйрәм котлауларын үзләре әзерләп, чын тележурналистлар булу бәхетенә ирешә. Яшь хәбәрчеләрнең эшләре интернет челтәрендә һәм мәктәп сайтында яктыртыла. Укучыларның сәләтләрен үстерү өчен мәктәптә бөтен шартлар да булдырылган: махсус кабинет жиһазландырылган, кирәкле аппаратуралар алынган. Түгәрәк ике генә ел эшләүгә карамастан, төрле конкурсларда даими рәвештә катнашып килә. Үзе профессионалга әйләнгән Эльвина Мансур кызы житәкләгән түгәрәк “Белем бирү учреждениеләрендә мәктәп киностудиясе белән оештырылган иң яхшы дәрестән тыш эшчәнлек” интернет -конкурсында катнашып, “Сәламәт тормыш өчен” номинациясендә жиңү яулады һәм өстәмә белем бирү институтының беренче дәрәжәле дипломына лаек булды.
Шулай ук уңышларга ирешкән 6б һәм 9а сыйныфлары укучылары яратып йөргән “Мультстудия” түгәрәге (житәкчесе Лилия Хәмит кызы Гәрәева) мәктәбебездә ике елдан артык эшли. Балалар тарафыннан төрле темаларга 12 фильм әзерләнгән. Түгәрәктә пластилин анимациясе ярдәмендә мультфильмнар төзелә, сценарийлар языла, геройлар, декорациялар әвәләп ясала, тавыш өстәлә. Шулай мультфильм барлыкка килә. Яраткан эш нәтижәсез булмый, диләр. Дөрес икән, түгәрәк әгзаларының уңышлары да байтак. Ильвир Фәсхетдинов (9а), Милена Низаева (9а), Диана Юнысова (6б) район конкурсларында үзләренең эшләрен яклап, жиңеп килделәр. Ә 16-нчы октябрьдә Уфа шәһәренең “Родина” кинотеатрында үткән Республика фестиваленең “Йәнһүрәт” балалар студиясе конкурсының жиңүчеләрне котлау тантанасында катнаштылар. Республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән 80 эш каралган. Шулардан 48-е жиңүгә ирешкән. Мәктәбебезнең “Мультстудия”се, актив катнашып, “Тере су” мультфильмы номинациядә жиңү яулап, “Тамыр” телеканалының махсус бүләгенә лаек булды. Жиңүчеләрне котлыйбыз һәм ижади уңышлар телибез!
Мондый түгәрәкләр мәктәбебездә әледән-әле ачылып кына тора. Шулай булмый ни, балаларны укыту белән тәрбия бирү бергә үрелеп барганда гына төрле яклап үсешкән шәхес тәрбияләргә мөмкин бит! Әгәр дәрестән тыш чаралар балаларны кызыксындырырлык булса, икеләтә отышлы. Чөнки укучылар мондый түгәрәкләрне көтеп ала. Мәктәп администрациясе аларны тагын да үстерер өчен бөтен шартларны да тудыра. Димәк, белем учагыбызда кызыклы түгәрәкләр тагы да күбәячәк.

Рәмзилә Исламгалиева.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: