Лотереядә җиңүчеләр билгеләнде
20-10-2016, 09:56 | Район яңалыклары | Просмотров: 288 | Комм.: 0
Гәзитебезнең 116 санында вәгъдә иткәнчә, сишәмбе, 18 октябрьдә 2017 елга вакытлы матбугатка язылу кампаниясе башланганнан алып 18 октябрьгәчә районның почта элемтәсе бүлекчәләрендә һәм редакциягә килеп тоташ елга яки яртыеллык өчен язылу квитанцияләре тутырткан абунәчеләребез арасында быелгы кампаниянең тәүге лотерея отышы үткәрелде.
Анда редакция хезмәткәрләрендә теркәлгән һәм почта аша килеп ирешкән язылу квитанцияләре күчермәсе булган 68 әбүнәче арасында 9 приз уйнатылды. Призлар “Республика Башкортстан” матбугат йорты тарафыннан бүләк итеп җибәрелгән. Бәхетле отыш ияләрен район үзәгендә яшәп, ерак Себер тарафларында эшләүче райондашыбыз Фидут Чанышев билгеләде. Әйткәндәй, ул үзе дә редакциягә гәзитебезгә язылу максаты белән килгән иде. Лотерея үткәрү өчен җаваплы редакция комиссиясе әгъзалары отышларга ия булучыларны теркәп барды. Район үзәгенең Ш. Сөләйманов урамындагы, 6 санлы йортта яшәүче Ф.Сакаева – стена сәгате, Каргалы авылының Родниковая урамында гомер итүче З.Големова – заварка чәйнүге, Чакмагышның Октябрь урамында, 31 санлы йортта яшәүче Я.Исламова һәм Иске Бәшир авылының Яшьләр урамында гомер кичерүче Р.Фәйзуллин ике пар чәшке җыелмасына ия булды. Чакмагыштагы Ленин урамында, 22 йортта яшәүче Р.Зөлкәрнәева салат савытлары җыелмасын отты, янә бер салат савытлары җыелмасы Западная урамы, 54 йорт адресы буенча гомер кичерүче А.Бәдретдинова өлешенә чыкты. Шулай ук Западная урамының 93 йортында яшәүче В.Диникеевка конфет савыты, Калинин урамында, 7 йортта яшәүче Л.Хөснетдинова – плед, Трактор урамындагы 11 йортта гомер итүче Хишрәева су стаканнары җыелмасын отты. “Атна саен бүләк от!” лотереясының тәүге җиңүчеләрен редакциягә килеп, призларын алуларын сорыйбыз һәм мотлак рәвештә язылу квитанциясе, паспорт һәм ИНН номерын үзләре белән алып килергә онытмауларын үтенәбез.
Бүгенге көндә редакциягә хат белән салып җибәргән квитанция күчермәләре килүен дәвам итә. Аларның беренче отышка катнашып өлгерә алмаганнары артабангы лотерея отышларында катнашачак.
Ә инде киләсе елга язылу кампаниясе дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, 23 октябрьгә кадәр гәзит-журналларга ташламалы хаклар белән язылып була. Күрсәтелгән датага кадәр “Игенче” гәзитенә почта бүлекчәләре аша еллык язылу хакы 1316 сум 27 тиен тора. Редакция хезмәткәрләрендә бу мәлдә тоташ язылу хакы 1300 сум, ярты елга 700 сумга кабул ителә. “Сарманай” гәзитенә дә шушы көннәрдә бер елга 323 сум 93 тиенгә язылып була, хаклары элемтә бүлекчәләрендә дә, редакциядә дә бер үк.
Мөхәрририят.
Похожие новости:
-
28.06.2016: Район яңалыклары
Матбугат – 2016 Бүләк ияләрен көтәбез
-
24.12.2015: Район яңалыклары
Янә алты райондашыбыз бүләк отты
-
07.12.2015: Район яңалыклары
Әбүнәчеләребезне котлыйбыз!
-
08.08.2015: Район яңалыклары
Иске хаклар белән дуслыкны озынайтык!
-
09.12.2014: Район яңалыклары
Вакыт бетә, ашыгыгыз!