» » Элемтә линиясе төзүгә рөхсәт

Элемтә линиясе төзүгә рөхсәт

18-10-2016, 09:54 | Район яңалыклары | Просмотров: 281 | Комм.: 0
17 октябрьдә муниципаль район хакимияте бинасының утырышлар залында “Связьтранснефть” акционерлар җәмгыятенең Иске Калмаш һәм Бәшир авыл Советы авыл биләмәләре җирләрендә “Иске Калмаш - Черкассы элемтә узеллары участогында Калтасы – Уфа 2, УБКУА, НКК магистраль нефть үткәргеченең ПТС системасы” объектын проектлау һәм төзү өчен җир мәйданын планлаштыру һәм межалау проектлары күмәк халык катнашлыгында тикшерелде. Әлеге чарада барлыгы 19 кеше катнашты.
Күмәк тикшерүне муниципаль район Советының аграр мәсьәләләр, җирдән һәм табигый ресурслардан файдалану һәм гадәттән тыш хәлләр буенча даими депутат комиссиясе рәисе, “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов алып барды. Карар проекты белән җыелучыларны җаваплылылыгы чикләнгән “ГеоРад” җәмгыятенең инженеры, җир мәйданнары бүлү буенча җитәкчесе Ая Марат кызы Барамбаева таныштырды.
Чара барышында проектка бәйле тәкъдимнәр кертүче булмады. Күмәк тикшерүдә катнашучылар карар проектын хуплады һәм кабул итәргә тәкъдим итте.



Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: