Яңа оешма эш башлады
30-01-2016, 09:27 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 377 | Комм.: 0
Чакмагыш районында “Рус географик җәмгыяте” Бөтенрусия җәмәгатьчелек оешмасының Башкортстандагы бүлегенең урындагы бүлекчәсе оештырылып, эшли башлады. 28 гыйнварда муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында аның тәүге оештыру утырышы булды.
Чараны муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков ачты һәм алып барды. Тәүдә ул җыелучыларны әлеге җәмгыятьнең тарихы белән таныштырды.
Рус географик җәмгыяте 1845 елда император Николай I боерыгы белән оештырылган һәм дөньяда иң өлкән шушы тармак оешмасы булып тора. Ул үзенә география һәм башка фәннәр, тармаклар белгечләрен, шулай ук сәяхәтче энтузиастларны, экологларны, җәмәгать эшлеклеләрен һәм Русия турында бөтен яңалыкларны белеп барырга, аның табигый байлыкларын сакларга омтылучыларны берләштергән.
Җәмгыять тарафыннан оештырылган йөзәрләгән экспедицияләр Арктиканы, Себер һәм Ерак Көнчыгышны, Урта һәм Үзәк Азияне, Австралияне, дөнья океаннарын тикшерү һәм төрле ачышлар ясауга булышлык итте.
2009 елдан башлап әлеге җәмгыятьнең президенты вазифасын Русиянең оборона министры Сергей Кужугетович Шойгу башкара. 2010 елда Рус географик җәмгыятенең Попечительлек советы оештырылды, аны Русия Федерациясе Президенты Владимир Владимирович Путин җитәкли. Совет күп еллар дәвам иткән меценатлык традицияләрен яңадан тергезде һәм җәмгыятьнең грантларын булдырды. Аның төбәк бүлекчәләре Русия Федерациясенең һәр 85 субъектында да бар. Башкортстандагы бүлекчәнең Попечительлек советы җитәкчесе рес-публика башлыгы Рөстәм Зәки улы Хә-митов, рәисе – язучы, сәяхәтче, эшкуар Камил Җиһаншин. 2015 елның 14 октябрендә “Рус географик җәмгыяте” Бөтенрусия җәмгыятьчелек оешмасының Башкортстандагы бүлекчәсенең Попе-чительлек советының чираттагы утырышы үтте, анда муниципаль район, шәһәр округлары хакимиятләре башлыкларына әлеге җәмгыятьнең урындагы оешмаларын булдыруда теләктәшлек күрсәтергә чакыру яңгыраган иде. Әлеге утырыш – шуны тор-мышка ашыру да инде.
Авыл Советы авыл биләмәләре башлыклары, мәктәп директорлары, география укытучылары, мәгариф бүлеге методистлары, крайны өйрәнүчеләр, район тарихи-крайны өйрәнү һәм мәктәп музейлары директорлары, Балалар иҗат үзәге педагоглары, китапханәчеләр һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәикилләре катнашлыгындагы әлеге утырышта Рус географик җәмгыятенең Башкортстандагы оешмасының Чакмагыш районы буенча бүлекчәсе әгъзалары итеп мәктәп му-зейлары методик берләшмәсенең җитәкчесе, Балалар иҗат үзәге педагогы Наил Зәкәрҗан улы Һадиев, беренче урта мәктәпнең география укытучысы Лилия Әнфир кызы Макулова, мәгариф бүлеге белгече Гүзәл Фәнил кызы Әһәдуллина, Юмаш авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Елена Степановна Семенова, район тарихи-крайны өйрәнү музее директоры Айдар Хәйдәр улы Басыйров, география укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе, Үрнәк урта мәктәбе директоры урынбасары, география укытучысы Зилә Әхәт кызы Насыйбуллина, гимназиянең география укытучысы Гөлнара Рәфил кызы Нәбиева, тарихчы, крайны өйрәнүче, Калмашбаш урта мәктәбенең география укытучысы Марат Габделислам улы Ахунов, балалар модельле китапханәсенең баш китапханәчесе Ильмира Хәмит кызы Шәфыйкова, район мәдәният йортының мәдәни-ял учреждениеләре буенча методисты Резеда Әгъләм кызы Кущян, “Алга” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы рәисе Рушан Рифгать улы Гайсин һәм “Герой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооператив-колхозы рәисе Фәргать Фәрит улы Ваһапов сайланды.
Артабан оешма рәисе вазыйфасына Наил Зәкәрҗан улы Һадиев, сәркатибе итеп Лилия Әнфир кызы Макулова сайлап куелды, шулай ук агымдагы елга эшчәнлек планы расланылды. Анда тәгаен үткәреләчәк чаралар, аларны оештырып үткәрү вакытлары һәм җаваплы башкаручылар анык билгеләнде.
Похожие новости:
-
10.11.2015: Район яңалыклары
Райондашларыбызның мәнфәгатьләре акланыр
-
08.10.2015: Район яңалыклары
Наркотикларга каршы җитди көрәш алып барыла
-
28.02.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы өченче чакырылыш муниципаль район Советының егерменче утырышы
-
18.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы
-
11.12.2014: Муниципаль район хакимиятендә
Ачык тыңлаулар үтте