Хәрби хезмәт кыюларны ярата
22-10-2016, 09:17 | Район яңалыклары | Просмотров: 297 | Комм.: 0
Бүген иртән хәрби комиссариат алды гөрләп торды: 6 райондаш егетебез Русия Федерациясе Хәрби көчләренә хезмәткә алынып, Ватаныбызны сакларга юлланды.
Чәршәмбедә исә район мәдәният йортында хәрби хезмәткә чакырылучылар көне уңаеннан тантаналы чара узды. Аны яшьләр эшләре бүлеге комиссариат белән берлектә оештырды. Анда булачак солдатлар, муниципаль район хакимияте җитәкчелеге, мәктәп укучылары, укытучылар, хәрби хезмәт ветераннары чакырылган иде. 1992 елдан бирле үткәрелеп килүче әлеге көн чын мәгънәсендә матур традициягә әйләнде һәм яшьләр аны үзләренең киләчәген якты өметкә, изге теләкләрнең башлангыч чорына бәйлиләр. Чара локаль сугышларда һәлак булган якташларыбыз хөрмәтенә ачылган һәйкәлгә тәкыя (венок) салу белән башланды. “Русиягә хезмәт итәм” дип аталган тантанада егетләргә бик күп матур теләкләр әйтелде, фәһемле киңәшләр бирелде. Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Геннадий Фотеевич Крюков хәрби хезмәткә чакырылучылар каршында изге теләкләр белән чыгыш ясады. Ул аларга Ватанны намус белән сакларга, чөнки булачак солдатлар кулында бөтен илнең тынычлыгы икәнен дә искәртеп китте: “Һәр заманда да дәүләт мәнфәгатьләрен яклау, халыкның иминлеген тәэмин итү ир-егетләрнең изге бурычы саналды. Сезнең картәтиләрегез, әтиләрегезгә берничәшәр ел хезмәт итәргә туры килде. Ә хәзер бер генә елга калдырылды. Әмма сәяси хәлләр катлауланган чорда яшибез. Сүриядәге сугыш, Украинада каршылык… Шуңа карамастан, шөкер, илебездә тынычлык, иминлек хөкем сөрә. Моның нигезе – Русиянең куәтле илгә әверелүе һәм көчле хәрби техника белән коралланган армиябез булуында. Соңгы елларда солдат хезмәтенең дәрәҗәсе дә күтәрелде. Армия ул — чыныгу, сынау мәктәбе. Барыгызның да районыбыз данына тап төшермичә, үзегезнең әзерлегегезне күрсәтеп, иң мөһиме, исән-имин Туган ягыбызга, әти-әниләрегез янына әйләнеп кайтуыгызны телим. Хәерле юл сезгә”, – диде Геннадий Фотеевич. Муниципаль район хакимиятенең яшьләр эшләре, физкультура һәм спорт комитеты рәисе Руслан Бикмөхәммәтов та ялкынлы чыгыш ясады. “Санаулы берничә көннән сезнең өчен яңа тормыш башлана. Безнең район егетләре нинди генә гаскәрләрдә хезмәт итмәсен, алар турында без һәрчак мактау сүзләрен генә ишетәбез. Ватанны саклау ир-егетләрнең мактаулы һәм изге бурычы булып саналган. Тормышыбызның иминлеге дә алар хезмәтенә бәйле. Уңышлы хезмәт телибез, үзегезнең солдат булугыз белән горурланыгыз, ә мөһиме исән-имин булыгыз!”.
(Дәвамын безнең гәзит битләрендә укый аласыз)
Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина
Похожие новости:
-
08.10.2016: Район яңалыклары
Көзге чакырылыш башланды
-
21.04.2016: Район яңалыклары
Хәрби бурычны үтәргә
-
24.10.2015: Район яңалыклары
Алар хәрби хезмәткә беренче булып китте
-
28.05.2015: Район яңалыклары
Хәрби хезмәткә киттеләр
-
27.12.2014: Район яңалыклары
Көзге чакыру тәмамланды