“Яшь армия” хәрәкәтенә кушылып
20-10-2016, 09:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 284 | Комм.: 0
Бүгенге көндә Русия армиясе заман таләпләренә җавап бирерлек яңа корал белән тәэмин ителгән. Армиягә барып хезмәт итү дә яшьләр арасында югары бәһалана. Моңа кадәр егетләрнең хәрби хезмәткә әзерлеге мәктәптә тормыш хәвефсезлеге нигезләре дәресләре белән генә чикләнә иде.
Русия армиясенә исә төрле корал һәм техника белән идарә итә белүче югары квалификацияле солдатлар кирәк. Күптән түгел илнең оборона министры Сергей Шойгу “Яшь армия” (“Юнармия”) гомумрусия балалар-үсмерләр иҗтимагый хәрәкәтен тергезүне гамәлгә ашыру турындагы указга кул куйды. Бу хәрәкәт безнен районда да оештырылды.
Үткән атнада Балалар ижат үзәгенең тамашалар залында бу хәрәкәтне оештыру комитетының беренче жыелышы үтте. Муниципаль район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ф.Крюков житәкчелегендә үткән әлеге кинәшмәдә “Яшь армия”нең штабы сайланды, киләчәккә максатлар билгеләнде. Штабка төрле оешмалар, комитет житәкчеләре, район мәктәпләренең тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучылары тәкъдим ителде. Штаб начальнигы итеп гимназия укытучысы Р.М. Гыйрфанов сайланды, аның урынбасары вазифасы Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы И.Д.Гаскәровка йөкләтелде. Ревизия комитетының эшен Яшьләр үзәге җитәкчесе Д.Р.Тимашева алып барачак. Жыелышта катнашучылар киләчәктә бу патриотик хәрәкәт эшчәнлеген район мәктәпләрендә, яшьләр арасында киңрәк жәелдерү мөһим дигән карарга килделәр. “Яшь армия” сафына тәүге курсантлар шушы көннәрдә кабул ителәчәк.

Илгизәр Гаскәров,
Балалар иҗат үзәге педагогы.
Балалар иҗат үзәге педагогы.
Похожие новости:
-
31.05.2016: Район яңалыклары
Булачак солдатлар сынау тотты
-
30.01.2016: Муниципаль район хакимиятендә
Яңа оешма эш башлады
-
04.06.2015: Район яңалыклары
Тормышыбыз яме, яшәвебез тәме...
-
21.05.2015: Район яңалыклары
Хәвефсезлек акциясе үтте
-
24.01.2015: Муниципаль район хакимиятендә
Дәүләт әһәмиятендәге эшләр