Булачак солдатлар сынау тотты
31-05-2016, 10:21 | Район яңалыклары | Просмотров: 385 | Комм.: 0
Елдагыча 16 майдан 21енә кадәр район мәктәпләренең 10 сыйныф укучылары һәм 85 санлы Чакмагыш һөнәрчелек лицее курсантлары өчен хәрби-кыр җыеннары уздырылды. Яшьләргә армия тормышы белән танышу өчен мөмкинлекләр Көсәкәй авылында оештырылды. 5 көн дәвамында булачак солдатлар хәрби хезмәткә әзерлек нигезләрен ныгыттылар һәм физик культура нормативларын тапшырдылар. Үсмерләрне хәрби хезмәт күнекмәләренә ДОСААФ оешмасы, район хәрби комиссариаты вәкилләре, мәктәпләрнең хәвефсез тормыш нигезләре фәненнән белем бирүче укытучылары өйрәтте. Биредә үк Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы буенча спартакиада ярышлары да үтте.
Һәр спорт төре буенча җинүчеләр билгеләнде. 100 метрга һәм 1 километрга йөгерү буенча иң җитезләре дип Размик Суроян (Иске Бәшир), Роберт Зиннәтуллин (Чакмагыш беренче мәктәбе), Илмир Вахитов (Рапат), Марсель Миһранов (Иске Бәшир) танылдылар. Граната ыргытуда беренчелекне Иске Калмаш урта мәктәбеннән Илнур Сухов яулады. II урында Денис Баһаветдинов (Яңа Коты), III урында да шушы үк мәктәптән Илнар Ахунов булды. Озынлыкка сикерү буенча Иске Калмаш егете Илнур Сухов (261 см) яхшы күрсәткечкә иреште. Яңа Коты мәктәбе укучысы Муса Маликов, бары тик 1 сантиметрга гына калышып, II урын яулады. Чакмагыш гимназиясе укучысы Ильяс Баһманов III урында. Пневматик мылтыктан ату буенча иң мәргәннәре булып Чакмагыш гимназиясеннән Динар Гыйрфанов (I урын), Чакмагыш беренче мәктәбеннән Эдгар Галимов (II урын), һөнәрчелек лицееннан Артур Усманов (III урын) танылдылар. Тагы да аркылы борыста күтәрелү буенча иң көчлесе (27 тапкыр) гимназия укучысы Рафаэль Темиргалиев булды. Һөнәрчелек лицееннан Данис Гаскәров һәм Рапат урта мәктәбеннән Илмир Вахитов та, 24 тапкыр күтәрелеп, призлы урыннарны бүлештеләр.
Спартакиада нәтиҗәләре буенча җиңүче дип икенче взвод танылды. Взвод командиры — Рәшид Шәяхмәтов. II урынга беренче взвод лаек булды (взвод командиры — Руслан Гыйрфанов), III урынга дүртенче взвод егетләре иреште (взвод командиры — Илгиз Галиуллин).
Менә шулай үсмерләр хәрби җыенда төрле спорт төрләрендә осталыкта җитезлектә көч сынашты. ДОСААФ оешмасының Мактау грамоталары беренче урта мәктәп укучысы Роберт Зиннәтуллинга, Рапат урта мәктәбеннән Илмир Вахитовка, хәвефсез тормыш нигезлә-ре фәненнән белем бирүче укытучылар Руслан Гыйрфанов (Чакмагыш гимназиясе), Рөстәм Кашаев (Рәҗәп урта мәктәбе), Рәсим Сафиуллиннарга (Яңа Балтач урта мәктәбе) тапшырылды. Шунысы куанычлы, быелгы хәрби-кыр җыенына укучылар да, укытучылар да яхшы әзерлек һәм оешканлык белән килделәр. Җыен шуңа да мавыктыргыч һәм фәһемле үтте.
Фларит Гайнетдинов, Чакмагыш районының
ДОСААФ бүлеге рәисе, хәрби җыеннар начальнигы.
ДОСААФ бүлеге рәисе, хәрби җыеннар начальнигы.
Похожие новости:
-
17.05.2016: Спорт
Катнаш эстафета үтте
-
16.04.2016: Спорт
Ныклы әзерлек белән килделәр
-
01.03.2016: Район яңалыклары
Җитезлектә, кыюлыкта көч сынашып
-
28.02.2015: Район яңалыклары
Солдат хезмәтенә – ныклы әзерлек белән!
-
22.01.2015: Спорт
Мәктәп укучылары ярыша