» » Хезмәте авыр булса да, нәтиҗәсе татлы

Хезмәте авыр булса да, нәтиҗәсе татлы

18-10-2016, 09:58 | Район яңалыклары | Просмотров: 329 | Комм.: 0
Хезмәте авыр  булса да, нәтиҗәсе татлы
Басулар игеннәрдән бушап калса да, анда тракторлар гөрелтесе тынмаган әле. Бүгенге көндә авыл хуҗалыгында бөтен көч чөгендер уңышын җыюга юнәлдерелә. Әлеге тармакта эшләүчеләрнең көне плантацияләрдә үтә.
Татлы тамыр үстерүчеләр быел, чын мәгънәсендә, уңышларын җыеп алыр өчен табигать белән “көрәшергә” мәҗбүр. Туктаусыз яңгырлар, гомумән, авыл кешесен бигрәк авыр хәлдә калдырды. Шуңа карамастан, район басуларында хезмәт шавы тынып тормады. “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы басуында да бүген эш кайный иде. «Явым-төшем дип тормадык, татлы тамырны җыерга тырыштык. 100 гектар мәйданда үстерелгән шикәр чөгендеренең 45 гектарын җыеп, Раевка шикәр заводына озаттык», – дип каршы алды безне хуҗалыкның баш агрономы Азат Гайсин. Ямь-яшел чөгендер басуын иңләгән куәтле “Агрофак” комбайны белән “Үзәк” МТСның алдынгы, тәҗрибәле механизаторы Радис Гатауллин идарә итә.
– Авыл хуҗалыгында төрле техникаларда озак еллар эшләдем. Ә биредә беренче сезон гына бу комбайнны иярләдем. Чөгендер әйбәт күренә, уңыш югары, – ди ул. Бу җитештерүчәнле техника татлы тамырларны яфракларыннан чистарттырып , бер үк вакытта чөгендерләрне җир өстенә казытып, өемнәргә сала бара. Икенче сменада исә аны шулай ук тәҗрибәле механизатор Рәфис Әхияруллин алыштыра. Чөгендер казып алу комбайнына смена нормасы – 10 гектар. Һава торышы комачауламаса, егетләр әлеге норманы арттырып та эшлиләр. Татлы тамыр өемнәре юл читеннән үк күзгә ташлана.
– Егетләрнең эшләренә тел-теш тидерерлек түгел, вакытның кадерен белеп, һәр минуттан оста файдаланырга тырышалар. Чөнки көннәр матур, коры торганда уңышны тиз арада, удар темп белән казып алырга кирәк, – ди Азат Фидрат улы.
Чистартылган шикәр чөгендере ерак түгел генә урнашкан участокка бушатыла. Монда төягеч агрегатта Азамат Дәүләтов тырышып эшли. Ул да беренче ел гына хезмәт куймый һәм шуңа күрә үз эшенең бөтен нечкәлеген белә. “Заря” хуҗалыгы рәисе Зәбир Гыйлемханов сүзләренә караганда, чөгендер җыеп алу комплексының төп составы хезмәт осталары булган тәҗрибәле механизаторлардан тора. Алар ел әйләнәсенә басудагы мөһим кыр эшләрен башкаралар – җир сөрәләр, эшкәртәләр, үсемлекләрне корткычлардан саклау һәм тәрбияләү буенча төрле агротехник чараларны үз вакытында үтиләр. Әлеге культураны да алар чәчкән. Яңгырлы көннәрдә шикәр чөгендере өемнәре янына автомашиналарга басу юлларыннан үтү авыррак. Шуңа да биредә куәтле трактор аларга ярдәм итеп буксирга куелган. Тагы да техник ярдәмгә эретеп-ябыштыру агрегаты белән Фәнис Тимерҗанов та әзер тора. Уңышы җыеп алынган мәйданнарны механизатор Зөлфир Зиннәтуллин агрегаты эшкәртә бара. Һава торышы нинди булуына карамастан, биредә көненә 140-150 тонна татлы тамыр кабул итү пунктына озатыла. Уңышы да начар түгел: гектарыннан 250 центнер тәшкил итә. Ә соңгы ике көндә яңгырларның туктап торуы механизаторларга шикәр чөгендере плантацияләрендә эшне кызулатырга мөмкинлек бирә. Шуңа да зарялылар булган бар техниканы оптималь файдаланып, казып алып җир өстенә салынган татлы тамырларны тиз арада кабул итү пунктына озатып бетерү хәстәрен күрәләр. Әйе, яхшы аяз көннәрнең һәр минуты кадерле шул. Уңышны югалтуларсыз җыеп алуда чөгендер игүчеләргә уңышлар юлдаш булсын. Көзге салкыннарда эшләү авыл эшчәннәренә бер дә җиңел түгелдер.

Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина

Похожие новости:

Добавление комментария

  • Имя:

  • E-Mail:

  • Комментарий:

    Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении: