Басу эшләре көндәлеге
16-08-2016, 10:01 | Авыл хуҗалыгы | Просмотров: 303 | Комм.: 0
Игенчеләр өчен вакытның һәр минуты кадерле. Көннәр аяз торганда икмәкне югалтуларсыз җыеп алырга кирәк. Район басуларында уракның иң кызган мәле.
Авыл хуҗалыгы бүлегеннән алынган мәгълүматләрдән күренгәнчә, районыбыз игенчеләре тарафыннан бөртеклеләр 28393 гектарда җыеп алынган, игеннең күләме 918670 центнер тәшкил итә, уртача уңыш — һәр гектардан 32,4 центнер. Район кырларында 118 комбайн хезмәт сала, көндәлек 893 гектар тәшкил итә. Уҗым культуралары барлык мәйданнардан да җыеп алынган, бер гектардан 35,8 центнер уңыш белән 423642 центнер суктырылган.
Авыл халкын мул уңыш белән куандырып, игенчелекнең югары технологиясе район хуҗалыкларына сөенечле нәтиҗәләр алып килә. “Герой” авыл хуҗалыгы кооперативында һәр гектардан уртача 43,5 центнер иген җыеп алынды, “Базы” хуҗалыгында – 40,0, “Байбулат” җәмгыятендә – 36,7, Ленин исемендәге хуҗалыкта – 32 центнер. “Герой”, “Заря”, “Базы”, “Октябрь”, “Волга” хуҗалыкларында бөртеклеләрне суктыруны төгәлләп киләләр, урак конвейеры көйле эшли, суктыру һәм тулаем җыю яхшы темпларда бара. Районыбыз игенчеләре инде киләсе ел уңышы турында хәстәрлиләр. Урып-җыелган басуларда салам төргәкләү һәм вакланган саламны туфрак белән каплау бара. Уҗым культуралары чәчү өчен бүгенге көндә 9691 мең гектар җир әзерләнгән, туфрак эшкәртү 6100, туңга сөрү 7682 гектарда башкарылган.

Әзерләде: Гөлүсә Хуҗина
Похожие новости:
-
07.08.2016: Район яңалыклары
Иң югары уңыш – Чакмагышта
-
19.07.2016: Район яңалыклары
Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә
-
07.05.2016: Район яңалыклары
Басу эшләре барышы
-
29.09.2015: Район яңалыклары
Татлы тамырдан мул уңыш алына
-
25.08.2015: Район яңалыклары
Басудагысы түгел, келәттәгесе ашлык