Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә
19-07-2016, 11:34 | Район яңалыклары | Просмотров: 266 | Комм.: 0
17 июль көнне районда урып-җыю һәм уҗым культуралары чәчү буенча семинар-киңәшмә үтте. Анда хуҗалыклар җитәкчеләре, баш агрономнар, баш инженерлар, хезмәтне саклау буенча инженерлар, муниципаль район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге һәм машина-технология станциясе белгечләре чакырылды.
Тәүдә барлык хуҗалыклардагы басулар торышын карап чыктылар. Кичке 4 сәгатьтә теоретик өлешенә “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативына җыелдылар. Семинар-киңәшмәне муни-ципаль район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Ригат Нурый улы Хаҗиев ачты һәм алып барды, белгечләр, игенчеләр алдында торган бурычларны аңлатты.
Бөртекле культураларны урып-җы-юны оештыру һәм башкарып чыгу турында сүз алып, “Базы” авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Вадим Ва-сильевич Соколов хуҗалыктагы эш-чәнлек белән таныштырды, хезмәтне оештыру буенча киңәш-тәкъдимнәрен әйтте. Игенне киптерү һәм саклауга мөмкинлекләренең зур булуы, бу җәһәттән башка хуҗалыкларга да ярдәм күрсәтә алуларын белдерде.
Авыл хуҗалыгы бүлегенең баш аг-рономы Айдар Таһир улы Даутов быелгы урып-җыю технологиясенең үзенчәлекләре, уҗым культуралары чәчеләсе мәйданнарны эшкәртү һәм чәчү эшләрен башкару турында чыгыш ясады.
– Безнең алда 46,6 мең гектар басу мәйданнарының уңышын җыеп алу бурычы тора. Шуның 10,7 мең гектарын уҗым культуралары били, калганын иртә яздан чәчелгән бөртеклеләр мәйданнары тәшкил итә, – дип башлады ул сүзен. – Күрүегезчә, быел уҗым культуралары тиз өлгерә. Чөнки үсемлекләргә кышлап чыгу өчен шартлар яхшы булды, язның иртә килүе дә вегетация срогының иртә башлануына мөмкинлек бирде. Иген башаклары яхшы тулыша. Уҗым арышының “Памяти Кунакбаева”, “Чулпан -7”, уҗым бодаеның “Волжская К”, “Башкирская – 10”, тритикаленың “Башкирская короткостебельная” һәм уҗым арпасының “Волжская – 1” сортлары үстерелде. Гомумән, уҗым культураларыннан югары уңыш көтелә, тикшереп-карап чыкканнан соң арышның һәр гектарыннан 46 шар, бодайдан хәтта 58әр центнер уңыш алырга мөмкин булуы билгеләнде.
Уҗым культураларыннан соң борчак һәм арпа өлгерә. 1279 гектарда борчак, 10543 гектарда арпа урып-җыеп алырга кирәк. 1325 гектарда солы бар. Арпадан зур уңыш көтәбез, уртача 50 центнердан югары булыр дип өметләнәбез. Моның өчен һәр культураны вакытында югалтуларсыз җыеп алырга кирәк.
(Дәвамы безнең гәзит битләрендә)
Әзерләде: Зифа Галиева.
Похожие новости:
-
12.05.2016: Район яңалыклары
Иртә культуралар чәчү төгәлләнә
-
07.05.2016: Район яңалыклары
Басу эшләре барышы
-
01.09.2015: Авыл хуҗалыгы
Басу эшләре барышы
-
21.05.2015: Район яңалыклары
Табигать көйсезлекләре киртә түгел
-
09.04.2015: Район яңалыклары
Күрелгәннәр сокландырды