“Игенче” гәзитенә почтамтта, элемтә бүлекчәләреңдә ярты елга язылу хакы – 727,92 сум. Редакциягә килеп язылу: Чакмагышта яшәүчеләр өчен бер елга – 1200 сум (6 айга – 600 сум). Авылларда яшәүчеләргә – бер елга 1500 сум, 6 айга – 750 сум.

Сыйрышбашта – модельле китапханә

148 (10931) | 23-12-2014, 10:41 | Район яңалыклары | Просмотров: 814 | Комм.: 0
Сыйрышбашта – модельле китапханә
Мәдәният елы тәмамланып килгәндә, Яңа ел бәйрәме алдыннан, Сыйрышбаш авыл китапханәсендә шатлыклы вакыйга булды: узган җомгада биредә модельле китапханә ачылды. Аның файдалы яклары күп. Хәзер китап укучылар бу өлкәдә дә заманча технологияләрдән файдалану мөмкинлегенә ия.



Бәяләрне йөгәнләп булырмы?

147 (10930) | 20-12-2014, 10:27 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 545 | Комм.: 0
Быел илдә азык-төлек товарларына бәяләр сизелерлек артты. Шул исәптән безнең республикада да кулланучылар кәрзине кыйммәтләнде. “Башстат” мәгълүматларыннан күренүенчә, гыйнвардан алып азык-төлеккә хак 11,9 процентка арткан. Әгәр ел башыннан алып республикада инфляция 8,8 процент тәшкил итүен исәпкә алсак, бу саннарның элекке ел белән чагыштырганда шактый күбрәк булуын күрергә мөмкин.



Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының унсигезенче утырышы

146 (10929) | 18-12-2014, 11:18 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 588 | Комм.: 0
Башкортстан Республикасы Чакмагыш районы муниципаль районының өченче чакырылыш район Советының чираттагы унсигезенче утырышы 17 декабрьдә хакимият бинасының зур утырышлар залында үткәрелде.
Аның эшендә, депутатлардан тыш, муниципаль район хакимияте башлыгы РИФ СӘГЪДӘТУЛЛА УЛЫ ЙОСЫПОВ, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, “Базы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы рәисе ВАДИМ ВАСИЛЬЕВИЧ СОКОЛОВ, хакимият башлыгы урынбасарлары һәм хакимиятнең бүлек начальниклары, авыл биләмәләре башлыклары, хуҗалыклар, предприятие-оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, хокук тәртибен саклау органнары һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты. Утырышны муниципаль район Советы рәисе САЛАВАТ ЗӘКИ УЛЫ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН ачты һәм алып барды. Көн тәртибенә тикшерүгә барлыгы 27 мәсьәлә чыгарылды.



Русия Президенты котлавы тапшырылды

145 (10928) | 16-12-2014, 10:37 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 559 | Комм.: 0
Русия Президенты котлавы тапшырылды
Сугыш һәм хезмәт ветераны Ришат Әхнәф улы Сәлимовка күптән түгел 90 яшь тулды. Шушы уңайдан аңа Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хаты һәм бүләге өенә илтеп тапшырылды.



Боз шәһәрчеге төзелә

144 (10927) | 13-12-2014, 10:24 | Район яңалыклары | Просмотров: 591 | Комм.: 0
Боз шәһәрчеге төзелә
Чакмагыш авыл Советы биләмәсе хакимияте инициативасы белән быел Чакмагышта район мәдәният йорты һәм мәчет янындагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелә торган мәйданда да Яңа ел бәйрәме уңаеннан боз шәһәрчеге калкып чыгачак.
Яңа ел чыршысы шушы көннәрдә урнаштырылды. Ул карап торырлык, бик матур. Әлеге вакытта мәйданда боз шәһәрчеген төзү буенча иртәдән кичкә кадәр кызу эшләр бара.



Тагын да капиталь ремонт турында

144 (10927) | 13-12-2014, 10:14 | Район яңалыклары | Просмотров: 597 | Комм.: 0
Тагын да капиталь ремонт турында
Рөстәм Хәмитов:
кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез

Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов Башкортстан Юлдаш телеканалы хәбәрчесе белән әңгәмәләшеп, торак-коммуналь хуҗалыгында ашыгыч хәл ителергә тиешле мәсьәләләргә карата уй-фикерләрен әйтте.
— Рөстәм Зәки улы, ни өчен кешеләр хәзер капиталь ремонтны үз исәбенә түләргә тиеш булып чыкты? Республикадагы 17 мең күпкатлы йортлар өчен барлык чыгымнарны каплау өчен республика бюджетында акча юк микәнни? Ә бит алар капиталь ремонт өчен үз чиратын көтә.



Эшкә бирсәң чын күңел

143 (10926) | 11-12-2014, 11:29 | Җәмгыять тормышы | Просмотров: 639 | Комм.: 0
Эшкә бирсәң чын күңелЧакмагышта гомер кичерүче Фәнзилә Фәткуллина тормышында соңгы вакытта сөенечле вакыйгалар еш булып тора. Җаваплылыгы чикләнгән “Издательский дом “Башкирская пресса” җәмгыятеннән яхшы полиграфик бизәлешле, саллы китапларның бүләк итеп җибәрелүе – әнә шуларның берсе. “Потребительский рынок Башкортостана” дип исемләнгән әле-
ге китапта шәхси эшкуар Фәнзилә Наил кызының һәм ул җитәкчелек иткән “Какаду” кафесы хезмәт-кәрләренең берлектәге эшләре, ирешкән уңышлары турындагы язма тулы бер биттә урын алган, текст өч фоторәсем белән дә тулыландырылган.