“Игенче” гәзитенә почтамтта, элемтә бүлекчәләреңдә ярты елга язылу хакы – 727,92 сум. Редакциягә килеп язылу: Чакмагышта яшәүчеләр өчен бер елга – 1200 сум (6 айга – 600 сум). Авылларда яшәүчеләргә – бер елга 1500 сум, 6 айга – 750 сум.

Ирешелгәннәрдән чигенүләр юк

13 (10947) | 5-02-2015, 10:30 | Район яңалыклары | Просмотров: 651 | Комм.: 0
Ирешелгәннәрдән чигенүләр юк
“Заря” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы икътисадый потенциалы, җитештерү куәтләре, иң мөһиме – хезмәт сөючән, чәмләнеп эшли белә торган тырыш халкы булган тотрыклы рәвештә алдынгы урыннарда килүче хуҗалыклардан исәпләнә.



Гражданлык активлыгын күтәрергә!

12 (10946) | 3-02-2015, 13:58 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 627 | Комм.: 0
Гражданлык активлыгын күтәрергә!
30 гыйнварда Русия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәтләндерүе хезмәткәрләре профсоюзы район оешмасының хисап-сайлау конференциясе үткәрелде.



Халыкка уңайлы булсын дип

11 (10945) | 31-01-2015, 13:45 | Район яңалыклары | Просмотров: 539 | Комм.: 0
Халыкка уңайлы булсын дип
30 гыйнвар көнне районыбыздагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә клиентларны хезмәтләндерү бүлеге ачылды.
Шушы уңайдан оештырылган тантанада Башкортстан Республикасының Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Николай Алексеевич Колмацкий, халыкка социаль ярдәм күрсәтү буенча дәүләт учреждениесенең Дүртөйле шәһәрендәге филиалы директоры Рафаэль Ибәтулла улы Гатауллин, районыбызда халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге җитәкчесе Ильвера Илдус кызы Шәймөхәммәтова катнашты.



Уяу булыйк, җәмәгать!

10 (10944) | 30-01-2015, 14:47 | Район яңалыклары | Просмотров: 710 | Комм.: 0
Уяу булыйк, җәмәгать!
Районда Яңа ел бәйрәмнәре көннәрендә янгыннар чыгу очраклары теркәлмәде. Әмма бу тынычлык озакка бармады: агымдагы елның 7-22 гыйнвар көннәрендә район биләмәсендә өч янгын булды.



Бүген кичәгедән яхшырак эшләргә!

28-01-2015, 13:11 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 569 | Комм.: 0
Районның крәстиян-фермер хуҗалыклары 2014 елда ничек эшләгән, нинди күрсәткечләргә ирешкән, хәл ителмәгән проблемалар бармы, агымдагы хуҗалык елына планнар ничек – шушы һәм башка сорауларга җавап бирү максатында эшкуарлар еллык хисап җыелышына җыелдылар. Ул үткән шимбәдә муниципаль район хакимиятенең зур утырышлар залында үтте.
Тәүдә крәстиян-фермер хуҗалыклары берлеге рәисе Фәрит Латыйпов узган елда башкарылган эшләр турында хисап доклады белән чыкты.



Дәүләт әһәмиятендәге эшләр

8 (10942) | 24-01-2015, 11:08 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 513 | Комм.: 0
Дәүләт әһәмиятендәге эшләр
21 гыйнварда Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасы – Армия, авиация һәм флотка теләктәшлек күрсәтү буенча ирекле җәмгыятьнең (ДОСААФның) Чакмагыш районындагы бүлегенең конференциясе үткәрелде. Аның эшендә 17 башлангыч оешмада 36 делегат, чакырылган кунаклар – ДОСААФ активистлары һәм ветераннары, хакимият вәкилләре катнашты. Көн тәртибенә ике мәсьәлә тикшерүгә чыгарылды. Беренчесе буенча, җыелышны алып бару өчен эшче органнар сайлангач, ДОСААФның урындагы бүлеге рәисе Фларит Гайнетдинов чыгыш ясады. Ул 2010-2015 елларда оешма тарафыннан башкарылган эшләр турында сөйләде.



Егерме гаилә фатирлы булачак

7 (10941) | 22-01-2015, 13:53 | Муниципаль район хакимиятендә | Просмотров: 627 | Комм.: 0
Егерме  гаилә фатирлы булачак
Былтыр Чакмагышта Ленин урамы башында урнашкан урман хуҗалыгы ихатасында кызыл кирпеч белән тышланган ике катлы бинаның калкып чыгуына күпләр игътибар иткәндер, бәлки. Аның белән җентекләбрәк танышу максатында шунда юнәлдем.