Илебезнең чын патриотлары булыгыз
№ 43 (10977) | 16-04-2015, 10:52 | Район яңалыклары | Просмотров: 511 | Комм.: 0
9 апрель көнне Чакмагышта игелекле гомер кичерүче Бөек Ватан сугышы ветераны Гамил Гыйльметдин улы Гәрәев кунаклар кабул итте. Чакмагыш беренче урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары уку йортының өлкән вожатые Гөлчәчәк Мәһәдиева белән дәресләрдән соң фронтовик яшәгән өйгә юнәлде.
КВН фестивале
№ 43 (10977) | 16-04-2015, 10:49 | Район яңалыклары | Просмотров: 447 | Комм.: 0
4 апрель көнне район мәдәният йортының тамаша залы яшьләр белән шыгрым тулы иде. Биредә Республикабызның төрле төбәкләреннән, хәтта Татарстаннан барлыгы 10 команда шаяннар һәм тапкырлар клубы фестивалендә катнашып, район тамашачысына күңелле кәеф, яшьләргә генә хас юмор, осталык, тапкыр җаваплар белән баетылган бай эчтәлекле программа тәкъдим иттеләр.
Вакыт белән исәпләшмиләр
№ 42 (10976) | 14-04-2015, 10:35 | Район яңалыклары | Просмотров: 628 | Комм.: 0
Игенчелек тармагы эшчәннәре өчен җаваплы чор – көне ел туйдырыр чак җитте. Машина - трактор мастерскойларында, техника паркларында чәчү агрегатлары, авыл хуҗалыгы машиналарын әзерләп бетерү өчен механизаторлар вакыт белән исәпләшми эшли.
Җиңүчеләр билгеле
№ 42 (10976) | 14-04-2015, 10:31 | Спорт | Просмотров: 523 | Комм.: 0
Хәбәр ителүенчә, авыл яшьләре арасында спартакиада һәр атнаның шимбәсендә дәвам иттерелә. 4 апрельдә аның өченче этабы үтеп, 11 авыл биләмәсе вәкилләре арасында иң-иңнәре ачыкланды. Ярышлар “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексы, 85 санлы һөнәрчелек лицее һәм гимназиянең спорт залларында күп санлы көярмәннәрнең дәртләндерү авазлары астында киеренке төстә барды.
Йөрәкләргә сеңгән сугыш уты
№ 41 (10975) | 11-04-2015, 10:53 | Район яңалыклары | Просмотров: 644 | Комм.: 0
Бөек Ватан сугышының соңгы мылтык тавышлары тынганга инде 70 ел вакыт узса да, сугыш хатирәләре, изге җиребезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнарыбыз һичкайчан онытылмый.
Күрелгәннәр сокландырды
№ №40 (10974) | 9-04-2015, 10:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 550 | Комм.: 0
4 апрельдә Башкортстан Республикасы агросәнәгать комплексында гына түгел, Русия Федерациясендә әйдәүче хуҗалыкларның берсе булган җаваплылыгы чикләнгән “Байбулат” җәмгыятендә язгы кыр эшләрен башкарып чыгу буенча районы семинары үтте.
Юбилей медале белән бүләкләнде
№ №39 (10973) | 7-04-2015, 10:33 | Район яңалыклары | Просмотров: 480 | Комм.: 0
Узган атнада район гәзите редакциясендә истәлекле вакыйга булды: Чакмагышта яшәүче хезмәт ветераны Риндант Сабирҗан улы Бакиров Русия дәүләтчелеген тергезүнең махсус юбилей медале белән бүләкләнде.