“Игенче” гәзитенә почтамтта, элемтә бүлекчәләреңдә ярты елга язылу хакы – 727,92 сум. Редакциягә килеп язылу: Чакмагышта яшәүчеләр өчен бер елга – 1200 сум (6 айга – 600 сум). Авылларда яшәүчеләргә – бер елга 1500 сум, 6 айга – 750 сум.

Тармакның уңышы — азык базасы ныклыгында

67 (11001) | 18-06-2015, 10:34 | Район яңалыклары | Просмотров: 454 | Комм.: 0
Тармакның уңышы  —  азык базасы ныклыгында
«Герой» авыл хуҗалыгы кооперативында мал азыгы хәзерләү комплекслы оештырылган. Мал кышлату сезонына ныклы азык базасы туплау хәстәрлегенә бик тә җаваплы карыйлар биредә. Егетләр эшләре өчен зур җаваплылык тоеп хезмәт сала, нормаларын арттырып үти. Бүгенге көндә терлекләрне азык белән тәэмин итү һәм җитештерү күләмен арттыру өчен хуҗалык механизаторлары сенаж сала, печәнне чабып, төргәкләргә урый, утарларга кайтару хәстәрлеген күрә.



Изгелектән күңеле тулышкан

67 (11001) | 18-06-2015, 10:31 | Район яңалыклары | Просмотров: 426 | Комм.: 0
21 июнь – Медицина хезмәткәрләре көне
Изгелектән күңеле тулышкан
Бу дөньяда яшәү бәхетен әни-әтиләр Ходай кодрәте белән бүләк итсә, кешеләр сәламәтлеге сагында уяу торулары белән ул бәхетле мизгелләрне табиблар мөмкин кадәр озынайтырга тырыша. Дөрес диагноз куеп, вакытында тиешле дәвалау үткәрү югалта башлаган сәламәтлекне аякка бастырырга, алай гына да түгел, гомерләрне беркадәр озынайтырга да ярдәм итә әле.



Уполномоченныйлар эш башладылар

65 (1000) | 16-06-2015, 10:37 | Район яңалыклары | Просмотров: 521 | Комм.: 0
Уполномоченныйлар эш башладылар
2016 елда үтәчәк Гомумрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек чикләрендә республиканың шәһәр һәм районнарында агымдагы елның 5 маеннан 70 уполномоченный эш башлады. 1 июньнән исә район һәм шәһәр дәрәҗәсендәге авыл хуҗалыгы товар җитештерүче объектлар исемлеген төзү буенча 70 белгеч үз вазифаларын үтәүгә кереште. Алар исәп алуны әзерләү, оештыру һәм нәтиҗәләрне барлау буенча эш башкарачак.



Бәхет шулдыр – алтын һәм энҗе туйдыр

65 (11000) | 16-06-2015, 10:34 | Район яңалыклары | Просмотров: 1123 | Комм.: 0
Бәхет шулдыр – алтын һәм энҗе туйдыр
Район ЗАГС бүлегенең тантаналар залында үткәрелгән чарада күркәм гомер юлы үткән, Президент бүләгенә лаек булган бәхетле парлар хөрмәтләнде.



Русия көне белән, хөрмәтле райондашлар!

65 (10999) | 11-06-2015, 12:14 | Котлаулар | Просмотров: 637 | Комм.: 0
Русия көне белән, хөрмәтле райондашлар!
Халыкларыбызны берләштерүче бәйрәм

Хөрмәтле райондашлар!

Иртәгә илебез халкы Русия көнен бәйрәм итә. 1990 елның 12 июнендә Русия Совет Социалистик Федератив Республикасы халык депутатларының беренче съезды Русия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турында Деклорация кабул иткән иде. Русия бәйсезлек, мөстәкыйльлек алып, демократик хокукый дәүләт буларак үсеш юлына басты, иҗтимагый тормышын федерализм принциплары нигезендә оештырды.



“Акчарлак” янә балалар өчен ишекләрен ачты

65 (10999) | 11-06-2015, 12:10 | Район яңалыклары | Просмотров: 475 | Комм.: 0
“Акчарлак”  янә балалар  өчен  ишекләрен  ачты
Балалар зарыгып көткән җәйге каникул көннәре башланып та китте. Һәр ата-ана өч ай дәвамында балаларының фәһемле һәм кызыклы итеп ял итүен тели. Муниципаль район хакимияте мәгариф бүлеге белән берлектә бу юнәлештә махсус карар кабул итеп, шәхси программа эшләде.



Сабан туе – хезмәт туе гөрләп торды көн буе

65 (10999) | 11-06-2015, 12:08 | Район яңалыклары | Просмотров: 648 | Комм.: 0
Сабан туе – хезмәт туе гөрләп торды көн буе
Гадәттәгечә, быелгы район сабан туе да Тозлыкуш авыл биләмәсенә караган Кәшәк авылы янәшәсендәге Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең базасы статусын алган иркен тугайда узган шимбәдә күңелләрдә истә калырлык хезмәт бәйрәме булып шаулап-гөрләп үтте.