“Игенче” гәзитенә почтамтта, элемтә бүлекчәләреңдә ярты елга язылу хакы – 727,92 сум. Редакциягә килеп язылу: Чакмагышта яшәүчеләр өчен бер елга – 1200 сум (6 айга – 600 сум). Авылларда яшәүчеләргә – бер елга 1500 сум, 6 айга – 750 сум.

Игенченең уңганлыгы кырларыннан күренә

95 (11029) | 20-08-2015, 10:05 | Район яңалыклары | Просмотров: 522 | Комм.: 0
“Урак – 2015: матбугат үзәге хәбәр итә
Игенченең уңганлыгы  кырларыннан күренә
“Победа” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында уракның кызган мәле. Бүген биредә бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар урнаштырылган 1900 гектар мәйданның 855 гектарында, ягъни 45 процентында барлыгы 23249 центнер иген җыеп алынган, гектар куәте уртача 27,2 центнер тәшкил итә. Уракка башлыча хуҗалыкның үз техникасы җәлеп ителгән һәм һәр механизатор, олы җаваплылык хисе тоеп, бер генә минутын да бушка уздырмаска тырышып фидакарь хезмәт өлгеләре күрсәтә.



Велоспорт атналыгы үтәчәк

95 (11029) | 20-08-2015, 10:01 | Спорт | Просмотров: 372 | Комм.: 0
Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы, Башкортстанның велосипед спорты федерациясе, муниципаль район хакимиятенең яшьләр сәясәте, физик культура һәм спорт комитеты, Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе берлектә агымдагы елның 21-23 августында 2000 елда туган үсмер егет һәм кызлар һәм алардан кечерәк яшьтәге яшь спортчылар арасында “Велоспорт атналыгы” дип исемләнгән күп көнлек ярыш оештырып үткәрә.



Урак көннән-көн киңрәк колач ала

94 (11028) | 18-08-2015, 10:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 472 | Комм.: 0
Урак көннән-көн киңрәк колач ала
Киеренке чор – урып җыю кампаниясе дәвам итә. Район игенчеләре алдында бик күп бурычлар тора әле. Кыр эшчәннәре һәр кояшлы көнне-сәгатьне мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып калырга тырыша. Басу батырлары хезмәтен күрер өчен “Заря” авыл хуҗалыгы кооперативы басуларына юл тоттык.



Эш нәтиҗәләре барланды

93 (11027) | 15-08-2015, 10:06 | Район яңалыклары | Просмотров: 471 | Комм.: 0
Эш нәтиҗәләре барланды
12 август көнне муниципаль район хакимиятендә терлекчелек буенча семинар-киңәшмә үтте . Биредә авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативлары җитәкчеләре, белгечләр катнашты. Төп игътибар ел башыннан алып 7 айлык эш нәтиҗәләренә тулы анализ ясау, уңышларны барлау һәм кимчелекләрне бетерү, булган проблемаларны уңай хәл итүгә юнәлдерелде.



Сәламәтлек һәм спорт бәйрәме

93 (11027) | 15-08-2015, 09:59 | Спорт | Просмотров: 449 | Комм.: 0
Сәламәтлек һәм спорт бәйрәме
8 август көнне “Олимпияче” физкультура-савыктыру комплексы стадионында физкультурачылар көне үтте. Биредә Чакмагыш, Имәнлекул, Калмашбаш, Рапат, Рәҗәп, Үрнәк, Иске Калмаш, Тайняш һәм Юмаш авыллары биләмәләре спортчылары аеруча активлык күрсәтте.



Тырышларга эш карышмый

92 (11026) | 13-08-2015, 09:56 | Район яңалыклары | Просмотров: 463 | Комм.: 0
Тырышларга эш карышмый
“Базы” кооперативы игенчеләренең Юмаш авылы янындагы басуында эшне тәмамлап икенчесенә күчәргә әзерләнгән чакларына туры кил-дек. Без, гәзитчеләр, гадәттә сорау-кызыксынуларыбыз белән хезмәт кешесенең күп вакытын алмаска тырышабыз. Менә әле дә сәфәрләребезне көндезге сәгатькә туры китердек, механизаторлар тамак туйдырып алган арада очрашырга ниятләдек.



Бала үз юлын үзе сайлый?

92 (11026) | 13-08-2015, 09:51 | Район яңалыклары | Просмотров: 480 | Комм.: 0
Бала үз юлын үзе сайлый?
Авыл йоклый. Татлы йокыга чумган тып-тын авыл өстен һавадан бары тик якты ай гына күзәтә. Әйе, төнгә ул хуҗа. Бары тик ай гына төнлә кылынган хаталар, ялгышуларга шаһит. Төнлә торып, сиздерми генә чыгып киткән Д.С.ны ул көнне ай гына күргәндер.