Фидакарьлек җимешләрен күрү куанычлы
№ 131 (11065) | 12-11-2015, 10:05 | Район яңалыклары | Просмотров: 390 | Комм.: 0
Районыбызда терлекчелек тармагында алынган үсеш юнәлеше сүрелмәсен өчен һәммәсе дә эшләнелә – узган шимбәдә муниципаль район хакимиятенең зур залында терлекчелек буенча 10 айлык эшчәнлек йомгакларына багышланган киңәшмәнең төп нәтиҗәсе шундый. Анда район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш зоотехниклары, ветеринария белгечләре, селекционерлар, хезмәтне саклау белгечләре, профсоюз оешмалары рәисләре катнашты.
Киңәшләшеп, бердәм эшлибез
№ 131 (11065) | 12-11-2015, 10:03 | Район яңалыклары | Просмотров: 382 | Комм.: 0
Балаларның җәмгыятьге гомум тәртип кагыйдәләрен үзләштерергә өйрәтү, аларның сәламәтлеген саклау, өлкән мәктәпкәчә төркемнәрдә тәрбияләнүчеләрнең тәртипле, җитез булу, нәрсә дә булса эшләр алдыннан ныклап уйлау, тирә-яктагы кешеләрне хөрмәт итү, сакчыллык кебек сыйфатларны формалаштыру мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларга белем һәм тәрбия бирү эшчәнлегендә төп юнәлешләр булып тора.
Райондашларыбызның мәнфәгатьләре акланыр
№ 130 (11064) | 10-11-2015, 10:37 | Район яңалыклары | Просмотров: 435 | Комм.: 0
Район башкортлары корылтаеның быелгы чираттагы – бишенче утырышының көн тәртибенә бер генә мәсьәлә – 21 ноябрьдә башкалабыз Уфада, инде берничә дөньякүләм әһәмиятле зур җыеннар үткән Конгресс-холлда IV Бөтендөнья башкортлары корылтае – конгрессына делегатлар сайлау иде. Аның эшендә корылтайның башкарма комитеты әгъзаларыннан тыш, муниципаль район хакимиятенең бүлек җитәкчеләре, авыл биләмәләре башлыклары, район мәктәпләре, директорлары урынбасарлары, башкорт теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты.
Ялларда да белем алып
№ 130 (11064) | 10-11-2015, 10:31 | Район яңалыклары | Просмотров: 380 | Комм.: 0
Көзге каникул кыска булса да, күп укучылар өчен ул чын мәгънәсендә өстәмә белем алу, яңа дуслар белән танышу, фикер алышу өчен уңайлы вакытка әверелде. Ялларын бары тик файдага гына үткәрергә күнеккән Чакмагыш беренче урта мәктә-бенең 6 б сыйныфы укучылары София Хәбирова, Светлана Сәхәветдинова һәм Руслан Юлдашев инглиз теле укытучысы Ирина Радим кызы Мортазина җитәкчелегендә Уфаның”Альфа” мәктәбе фәнни белем бирү учреждениесендә булып кайттылар.
Юллар такырая, күңелләр якыная
№ 129 (11063) | 7-11-2015, 09:20 | Район яңалыклары | Просмотров: 385 | Комм.: 0
“Казан” милли мәдәният үзәгендә тәүге көнебез киеренке шартларда үтте. Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты һәм Энциклопедия институты галимнәре катнашлыгында “түгәрәк өстәл” артында сөйләшү фәһемле булды, анда яңгыраган киңәш-тәкъдимнәр максатларны тормышка ашырырга ярдәм итми калмас, дип өметләник.
Прибельскийдан — җиңү белән!
№ 129 (11063) | 7-11-2015, 09:17 | Район яңалыклары | Просмотров: 311 | Комм.: 0
Күптән түгел Чакмагыш гимназиясе укучылары Кырмыскалы районының Прибельский авылында үткән “Математика каруселе” дип аталган ачык зона турнирында катнашты. Аның барышында сәләтле балаларның интеллектуаль һәм социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү, яңа педагогик һәм социаль технологияләрне куллану, интеллектуаль иҗат кыйммәтләрен арттыру максат итеп куелды.
Халыклар бердәмлеге көне белән, райондашлар!
№ 128 (11062) | 3-11-2015, 10:23 | Котлаулар | Просмотров: 514 | Комм.: 0
Бердәмлек белән көчлебез
Быел унберенче мәртәбә билгеләнгән Халыклар бердәмлеге көненең тарихы унҗиденче гасыр башында Русиядә булган мөһим вакыйгаларга тоташа. Илебездәге таркаулык, төрле кенәзлекләр арасындагы низаглардан файдаланып, поляк баскынчылары отрядлары Мәскәүне
басып ала, боярлар Думасы таратыла, казна талана, кешеләрнең байлыклары тартып алына.
Быел унберенче мәртәбә билгеләнгән Халыклар бердәмлеге көненең тарихы унҗиденче гасыр башында Русиядә булган мөһим вакыйгаларга тоташа. Илебездәге таркаулык, төрле кенәзлекләр арасындагы низаглардан файдаланып, поляк баскынчылары отрядлары Мәскәүне
басып ала, боярлар Думасы таратыла, казна талана, кешеләрнең байлыклары тартып алына.